Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Вакыйга

Үз әбисен талаган

Бер атнада өч талау булган, барысы да кайнар эздән ачылган.

Яшь хатын-кыз үз әбисеннән 4 мең сум һәм кәрәзле телефон тартып алган. Онык, күрәсең, җәзасыз калырмын дип исәпләгән, янәсе әбисе аның өстеннән гариза язарга батырчылык итмәс. Әмма ялгыша, берничә көннән соң ул полицейскийлар тарафыннан тоткарлана.
Мебельная урамындагы бер йортның подъездында кич белән Казанда яшәүчене кыйнаган һәм аңардан акча таләп иткән җинаятьчеләрнең шәхесе шунда ук ачыклана. Машинадан әйберләр урлаучы ике каракның да эше "уңмый". Циолковский урамындагы бер йортның ишегалдында калдырылган машинадан төнлә алар аккумулятор, җыйган запас тәгәрмәч һәм домкрат урлаганнар. Әмма бу әйберләр белән хушлашырга туры килгән, кылган гамәл өчен закон буенча җавап бирергә туры киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев