Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Вакыйга

Юл-транспорт вакыйгасында дүрт кеше һәлак булды

21 июль көнне, кичке алты сәгатьләр тирәсендә Казан-Оренбург автотрассасының 137 нче километрында булган юл-транспорт вакыйгасында дүрт кеше һәлак булды.

«Фольксфаген GOLF» автомобилен йөртүче КамАЗ автомашинасын узып китмәкче була, ә үзе юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүче тизлекне сайламый. Каршы як хәрәкәт полосасының узып китү өчен буш булуына инанып тормый. Шундый гафу итмәслек хата каршы як хәрәкәт полосасыннан килүче ВАЗ-21070 белән бәрелешүгә китерә. Соңгы транспорт чарасын йөртүче бәрелү нәтиҗәсендә машина белән идарәне югалта һәм юлның икенче ягына чыга, анда КамАЗ автомашинасы белән коточкыч бәрелешү була.
Дүрт кеше (26 яшьлек 21070 автомашинасын йөртүче һәм аның яшь пассажирлары) вакыйга урынында һәлак була. Әлеге машинадагы тагын бер пассажир 1984 елгы хатын-кыз авыр тән җәрәхәтләре ала, ябык төстәге баш мие җәрәхәте, ике иягендә дә күп санлы сынулар, имгәнүләр ала.
Юл-транспорт вакыйгасында гаепле кеше - «Фольксфаген»ны йөртүче җәрәхәтләр белән дәваханәгә озатылган. Ул Казан шәһәрендә яши.
ЮХИДИ бүлеге хәбәр иткәнчә, ул быел дүрт тапкыр административ җавапка тартылган, шуның өчесе тизлекне арттырган өчен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев