Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Вакыйга

Янгыннан күргән матди зыян 150 мең сум тәшкил итә

3 июньдә, иртәнге 9 сәгать 30 минутта янгын сүндерү часте пультына сәгать заводының сәнәгать мәйданчыгындагы Чистай предприятиеләренең берсендә янгын чыгуы турында хәбәр керде.

Янгын автомобиль компонентлары җитештерү белән шөгыльләнүче "Континентал Аутомотив РУС" фирмасының таралар юу буенча өченче катта урнашкан цехында чыкты. Шунда ук вакыйга урынына өч янгын сүндерү машинасы килде, алар оператив эшләделәр, утка бина эчендә таралырга ирек бирмәделәр. Фирманың техник иминлек буенча белгечләре дә төгәл эшләделәр, эшләүче персоналны оператив эвакуацияләүне тәэмин иттеләр.
Электрүткәргечнең төзексезлеге янгын сәбәбе булуы ачыкланды. Матди зыян 150 мең сум тәшкил итә. Әмма янгын сүндерүчеләр шулай тиз эшләмәгән булса, ул 800 мең булырга мөмкин иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев