Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Вакыйга

Янгын нәтиҗәсендә күп балалы гаилә түбәсез калды

24 ноябрь төнендә Чистайда булган янгынның сәбәбе - ут төртү.

Александр Семенов өч балалы апасы яшәгән Кузнечная урамындагы йортны күрсәтә (рәсемдә).

- Төнге сәгать икедә өч бала анасын куркыныч шартлау тавышы уята, - дип сөйли Александр Васильевич. - 38 яшьлек хатын балалары белән тизрәк өйдән чыгып китү ягын карый. 14 яшьлек олы кызы дүрт айлык энесен, ана кеше үзе исә ике яшьлек кызын алып чыга. 67нче номерлы янгын сүндерү-коткару бүлеге хезмәт- кәрләре бирегә сигез минут- тан соң ук килеп җитәләр, әмма өйгә якын килү бик авыр була, чөнки Кузнечная ура- мы «Глобус» кибете артында түбәнлектә урнашкан. Янгын нәтиҗәсендә өйнең түбәсе яна. Әмма хәзер анда яшәп бу- лырлык түгел: электр энергия- се һәм газ өзелгән, җитмәсә өйнең эче су белән тулган.

- Тикшерү нәтиҗәсендә биредә ут төртү очрагы ачык- ланды, - дип хәбәр итте янгын күзәтчелеге эшчәнлеге бүлеге инспекторы Руслан Сафиуллин. - Билгесез явыз ниятле кеше өй түбәсенә янучан сыекча белән савыт ыргыткан. Өйдә кечкенә балалар булуы да аны бу явыз ниятеннән тук- татмаган.

- Апа ике ай элек ире белән аерылышты, - дип хәбәр итә Александр Семенов. - Мин аңа бу йортка күчәргә тәкъдим иттем. Янгыннан соң ул вакытлыча минем Эн-гельс урамындагы фатирыма күченде. Хәзер полиция әлеге явыз ниятле кешене эзләү белән мәшгуль. Сорштыручылар ара- сында әлеге хатынның элекке- ге ире дә бар. Әмма ул үзенең гаепсез булуын хәбәр итә. Әлеге вакыйганың берничә варианты тикшерелә. Янгын нәтиҗәсендә әлеге гаилә азык-төлексез, җылы киемнәрсез калды.

Янгында зыян күрүчеләргә медиклар беренчеләрдән булып ярдәм кулы суздылар, алар гаиләгә медикаментлар белән ярдәм иттеләр. Шулай ук күршеләр дә ярдәм күрсәтә. Әгәр дә әлеге гаиләгә ярдәм итәсегез килсә, 89372803143 (Александр Семенов) номеры буенча шалтыратыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай