Тукталышта талаганнар
Көндез 83 яшьлек хатын-кызны талаганнар.
Җинаять Л. Толстой урамындагы автобус тукталышларының берсендә кылынган. Җинаятьче ачыктан-ачык үзенең маршрут автобусын көтеп торучы хатын-кызның азык-төлек салынган сумкасын, кәрәзле телефонын һәм булган акчасын урлаган. Оператив тикшерү чаралары барышында талаучының шәхесе ачыкланган, ул 30 яшьлек ир-ат булып чыккан. Аңа карата РФ ҖКның 161 маддәсенең 2 нче өлеше буенча җинаять эше ачылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев