Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Вакыйга

Тәмәке тарту фаҗигагә китерде

Чәршәмбе көнне, 31 октябрьдә, төнге уникеләр тирәсендә янгын сүндерү пультына шалтырату керде. Пролетарская урамында яшәүчеләр 50а йорт яна дип хәбәр иттеләр.

Вакыйга урынына тиз арада ике янгын сүндерү машинасы җибәрелде, алар биш минут эчендә вакыйга урынына барып җиттеләр. Бер катлы агач йорт януы ачыкланды. Янгын берничә минутта сүндерелде. Янган урынны караганда билгесез ир-ат мәете табылды. Күршеләренең сүзләренә караганда, ул ике атна элек кенә әлеге йортны алган, күршеләре аның белән танышырга да өлгерми калганнар, чөнки ике атна дәвамында ул аракы эчкән. Шулай ук сүндерелмәгән сигаретның янгын китереп чыгаруы ачыкланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев