Молодежная урамындагы бер йорттагы фатирга ут сүндерергә килгән янгын сүндерүчеләр көч кулланып үтерелгән олы яшьтәге хуҗабикәнең мәетен табалар.
Оператив тикшерү чаралары барышында әлеге үтерүгә 23 яшьлек кызның катнашы булуы ачыкланган. Мөгаен, җинаять эзен яшерү өчен фатирга да ул ут төрткәндер. Ахырдан ачыкланганча, җинаятьче шуның өстенә 81 яшьлек корбанының акчаларын да урлап киткән.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев