Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Вакыйга

Татарстанда төзелеш бара

ТР Министрлар Кабинетында узган атнада видеобрифинг булды. Анда торак төзү һәм файдалануга тапшыру, сугышта катнашучыларның торак шартларын яхшырту, социаль ипотека программаларын тормышка ашыру һәм гражданнарны тузган торак фондыннан күчерү, элемтәнең асылма линияләрен җир асты канализациясенә күчерү барышы турындагы мәсьәләләр тикшерелде. Видеоконференцияне ТР Премьер-министры Илдар Халиков уздырды.

Социаль ипотека программасы буенча тулаем республика буенча хәл канәгатьләнерлек, дөрес, ТР Президенты каршындагы дәүләт торак фондына акча күчерү мәсьәләсе генә борчу тудыра. Социаль ипотека программасында катнашучы Чистай районы предприятиеләре һәм оешмалары биш айда таләп ителгәннең бары 83 процентын гына күчергәннәр. Республикада төзелешнең артуы күзәтелә, Мәсәлән, биш айда 976 мең квадрат метр торак төзелгән, дүрт ай йомгаклары буенча Татарстан Россиядә торак тапшыру буенча өченче урында. Чистай районында быел 36 мең квадрат метр торакны файдалануга тапшырырга кирәк, әлегә 5 мең квадрат метр гына тапшырылган. Бу планның 13 процентын тәшкил итә, моның өчен вакыт бар әле. Муниципаль берәмлекләрдә хәзер үк торак төзү планы формалаштырылырга, ә 1 сентябрьдән төзү башланырга тиеш. Чернобыльлеләр өчен дә күңелле яңалык булды - РФның Төбәкләрне үстерү министрлыгы республикага халыкның әлеге категориясе өчен торак алуга 368 миллион сум акча бүлеп бирә. Тузган торакта яшәүчеләр өчен дә күңелле яңалык. Татарстанга бүлеп бирелгән 335 миллион сумнан тыш өстәмә рәвештә тагын 100 миллион сум бүлеп биреләчәк, димәк, йөзләрчә гаилә яңа торакка күчә дигән сүз. Быел 108 күп фатирлы йортка күчү планлаштырыла, шул исәптән Чистайда да.
Узган елда хәл ителә башлаган җитди проблема - элемтәнең асылма линияләрен бетерү һәм аларны җир астына күчерү. Республика программасында халык саны 50 меңнән артык булган 9 шәһәр катнаша, алар арасына Чистай да керә. Барлыгы җир астына 377 километр үткәргеч күчерелгән, шул исәптән 75 километры быел. Чистайда 30 километр үткәргечне җир астына күчерергә кирәк, шуның 7 күчерелгән инде. Тулаем, республика буенча нәтиҗәләр канәгатьләнерлек. Әлеге процессны тизләтү өчен элемтәнең асылма линияләренә кабат инвентаризация үткәреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X