Чистайда, 30 августта кәрәзле телефон өчен түләү мөмкинлеге булган терминалны урлау турында без язган идек.
9 сентябрьдә сәгать заводы микрорайонындагы стадионга каршы торучы терминалны урлаганнар. Урлаучылар кулына нибары 9 мең сум эләккән. Җинаять кылучыларны эзлиләр.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев