Данауровка авылында яшәүче ике исерек тамаклары туйганчы ит ашыйлар, шуның өстенә бушлай.
Яннарыннан авылдашларыныкы булган кәҗә узып барганда алар аракы эчеп утыра торган булалар. Хайванны йортка сөйрәп кереп суялар, ә итен пешереп, рәхәтләнеп ашыйлар. Тиресен яшерергә дә оныталар. Полициянең участок уполномоченные явызларның эзенә төшә. Хәзер кәҗә өчен җавап бирергә туры киләчәк.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев