Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Вакыйга

Истәлек билгесе куелды

Тубылгы авылында мәчет булган урынга истәлек билгесе кую булды. Әлеге акция рус географик җәмгыятенең төбәк бүлеге РПЦ һәм ТРның "Татарстанның изге урыннары" ДУМ проекты кысаларында узды.

Дин эшлеклеләре, муниципаль район җитәкчелеге, ТРның географик җәмгыяте вәкилләре, Чистай һәм Казанның яшьләр су асты тикшеренү отрядлары әгъзалары, шәһәрлеләр, РФ төбәкләрендә яшәүче якташлар әлеге әһәмиятле вакыйгада катнаштылар.
-Дин берләштерә, - дип сөйли рус географик җәмгыятенең Кама аръягы бүлеге җитәкчесе Сергей Салеев. - Бу әлеге проект кысаларында беренче акция генә түгел. Анда рес­публикабыз территориясендә яшәүче төрле милләт һәм дини конфессияләр вәкилләре катнашалар һәм ярдәм күрсәтәләр.
Проектның төп бурычларының берсе үзара аңлашуның һәм күрше булуның чын кыйммәтләрен, үз тарихыңа, халыклар традицияләренә хөрмәт белән карауны яшьләр аңына җиткерү. Дини һәйкәлләр, хәтта җимерелгәннәре, тулысынча юкка чыкканнары да борынгы бабаларыбызның уңай энергиясен саклыйлар. Әлеге урыннар турындагы хәтер гасырлар буе яшәргә, кешеләр ул урыннарга барырга, кече ватаннарының рухи ярдәмен тоярга тиешләр.
Мәчет безнең көннәргә кадәр сакланмаганга күрә аның турында татар һәм рус телләрендә язылган мәгълүмат белән стеланы мөселман зираты территориясенә урнаштырдылар. Коръәннән сүрәләр укылды, дога кылынды.
Муниципаль район башлыгының беренче урынбасары Рөстәм Хамматов барлык җыелучыларга да сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Әлеге акциядә "Әнәс" мәчете имам-хатыйбы Әбүбәкр хәзрәт Азизов, "Нур" мәчете имам-хатыйбы Мөхәммәт хәзрәт Кыямов, шәһәребез аксакалы Әсвәт ага Исмәгыйлев катнаштылар. Чистайның дини лидерларына рус географик җәмгыяте төбәк бүлегенең Рәхмәт хатлары тапшырылды. Аннан соң аралашу бәйрәм өстәле артында дәвам итте.
-Әлеге мәчетнең тарихы нинди?
-Аның турында белешмә юк диярлек. Истәлек билгесе куярга әзерләнгәндә төрле чыганак­ларга мөрәҗәгать иттек. Бары шунысы гына билгеле, ул 1929 елда мәчеткә йөрүчеләр акчасына төзелгән, 1943 елда ябылган. Соңгы имам- хатыйб Хөсәен хәзрәт Мостафин булган. Без Яшъләр үзәгендә "Татарстанның изге урыннары" проектын тормышка ашыруга багышланган күргәзмә үткәрергә планлаштырабыз. Форсаттан файдаланып, барысына да әгәр сездә әлеге мәчет турында нинди дә булса мәгълүмат, аның төзелеше, ябылуы турында документаль белешмәләр, фоторәсемнәр бар икән, бу турыда рус географик җәмгыятенең җирле бүлегенә 87-9276727479 телефоны буенча хәбәр итүегезне сорыйбыз. Сезнең мәгълүмат мөһим.
Шулай ук әлеге истәлек билгесен куюда ярдәм күрсәткәне өчен шәхси эшмәкәр Константин Бычковка да рәхмәт белдерәсе килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев