Хуҗалар өйдә тыныч кына йоклаганда караклар үз кәсепләре белән шөгыльләнгәннәр, кеше йокысын бозмаганнар. Әмма иртән сарайда атлар булмаган.
Икенче бер караклар да төн караңгылыгыннан файдаланып эш иткәннәр. Алар Урицкий урамындагы йорт янында тора торган автомобильнең ике тәгәрмәчен салдырып алганнар. Гомумән алганда, тимер атны сафтан чыгарганнар. Күпчелек каракларның урлау объекты булып элеккечә үк кәрәзле телефон санала.
Бераз гына игътибарыңны йомшартсаң яки битарафлык күрсәтсәң, кәрәзле телефоныңны югалту да озак түгел. Гомуми белем бирү учреждениесендәге 16 яшьлек укучының кәрәзле телефоны чишенү бүлмәсеннән югалган. Икенче берсеннән аны иртәнге сәгатьләрдә "Конфискат" кибетендә урлаганнар.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев