Җәмгыять

Вак шрифт белән язылган бәя күрсәткечләре кулланучыны алдау булып санала

Татарстан Кулланучылар берлеге рәисе Марс Исмәгыйлев фикеренчә, чын бәяне микроскоп аша гына күреп була торган бәя күрсәткечләре сатып алучыны ялгыш юлга этәрә

Аның сүзләренә караганда, төп бәяне акцион бәядән эрерәк язарга мәҗбүр итүче катгый норма законда әлегә юк, шуңа күрә ритейлерлар аннан файдалана да.

 

100 граммга исәпләнгән бәя белән хәл башкачарак. Әгәр билгеләнгән авырлыктагы товар (эремчек, май) завод төргәгендә сатылса, киштәдә бер пачканың бәясе күрсәтелергә тиеш. Әгәр авырлыгы үзгәреп торса (сыр, ветчина), бәясе 1 килограммга исәпләнеп күрсәтелергә тиеш. 100 грамм өчен бәяне күрсәтү һәр конкрет кисәктә аның төгәл авырлыгы һәм гомуми бәясе язылган очракта гына рөхсәт ителә.

 

Әгәр төргәктәге товар 200 һәм аннан да күбрәк грамм авырлыкта булса, ә бәясе 100 грамм өчен күрсәтелгән икән, бу закон бозу. Бу очракта сатып алучы күзәтчелек органнарына мөрәҗәгать итәргә хокуклы.

 

ТР Кулланучылар берлеге мондый мөрәҗәгатьләрне кабул итә: бәяне фотога төшерергә, кибетнең адресын истә калдырырга һәм шушы мәгълүматларны Кулланучылар берлегенә җибәрергә кирәк. Алга таба Роспотребнадзорга шикаять әзерләнәчәк.

Чыганак: Татар-информ


Нет комментариев