Чистайда Әниләр көненә багышланган концерт була
Җәмгыять

Чистайда Әниләр көненә багышланган концерт була

Керү ирекле

29 ноябрьдә, 14 сәгатьтә, мәдәни-ял итү үзәгендә (Энгельс урамы, 78б) Әниләр көненә багышланган «Иң назлы сүзләрдән әниемә чәчәк бәйләме» дип аталган бәйрәм концерты була.

 

Бу көнне сәхнәгә җирле артистлар һәм иҗат коллективлары чыгачак. Аларның чыгышлары барлык әниләр өчен үзенчәлекле котлау булачак. Оештыручылар иң кадерле кешеләребез өчен җылы программа әзерләгәннәр.

 

Концерт 14 сәгатьтә башлана. Керү ирекле.

0+


Нет комментариев