Туган шәһәребез 2022 елдан бирле «Россиянең әдәби шәһәре» статусын йөртә
Якташ язучыбыз Миңзифа Әхмәтшина Омск өлкәсе Тара шәһәрендә күптән түгел узган Россиянең әдәби шәһәрләренең беренче слётында катнашты. Бүген ул шушы чарада алган тәэсирләре белән бүлешә.
— Татарстан Язучылар берлегеннән безне слётта катнашырга журналист Рәсимә Гарифуллина белән икебезне җибәрделәр. Ул Алабуга, мин Чистай турында презентация белән чыгыш ясадык. Бу калаларга Россия Язучылар союзы «Россиянең әдәби шәһәре» статусын 2022 елда бирде, ә барлыгы 21 шәһәр бу исемне йөртә. Алабуга белән Марина Цветаева, Надежда Дурова исемнәре бәйле булса, Чистайга Бөек Ватан сугышы елларында 200гә якын язучы һәм шагыйрь эвакуацияләнгән, шул исәптән Борис Пастернак мәшһүр «Доктор Живаго» романын монда яза башлаган.
Шунысы да мөһим, тарихи язмалардан күренгәнчә, Чулман елгасы яры буенда Болгар дәүләтенең, хәзер Чистай урнашкан урыннарда өч ныгытмасы гамәлдә булган: Җүкә Тау, Кызыл Тау һәм Тубылгы Тау. Бүгенге көн турында сөйләгәндә шәһәр һәм районда эшләп килүче әдәби берләшмәләр, түгәрәкләр, Бөтендөнья татар конгрессының Чистай бүлеге, «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы эшчәнлеге белән таныштырдым.
Слётта катнашучылар өчен бик бай программа төзелгән иде. Төрле мәдәни үзәкләрдә, Тара драма театрында, актер Михаил Ульянов музеенда, төбәк музеенда, кайчандыр латышлар яшәгән авылның музей тыюлыгында, Колчак яшәгән йортта, һ.б. бик күп урыннарда булдык. Тагын бер кызыклы чара: Тара драма театры артистлары башкаруында «Чайная церемония в Таре» исемле постоновка карадык. Һәр яңа бүлмәгә күчкән саен чәйнең яңа сортын эчеп карадык, чәй турында бик күп кызыклы мәгълүматлар сөйләделәр. Чәй турында мәкальләр, җырлар әйтештек. Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды.
Икенче көнне һәр язучы бер мәктәптә әдәби очрашуларда катнаштык, төштән соң без Рәсимә Гарифуллина белән Тара шәһәрендә актив милләттәшләребез белән очраштык. Ансамбльгә йөрүче татар ханымнарына китаплар, яулыклар һәм башка төрле милли бүләкләр тапшырдык. Китапларга аеруча нык сөенделәр.
Өченче көнне әдәбият мәсьәләләрен уртага салып сөйләшү булды. Һәр җирдә шул бер китап чыгару проблемасы икән, газета-журналлар да ябыла. Мин Татарстан Язучылар берлегендә «Язучы» нәшрияте эшләвен әйттем, китапларыбызны шунда чыгарабыз, алар китапларны чыгарып кына калмый, таратуга да булыша дидем. Ни кызганыч, элек Тара шәһәрендә татарлар шактый күп булган, тик хәзер күбесе руслашып беткәннәр. Дөрес, Омскның үзендә татар-башкорт берләшмәсе бар һәм бик матур эшләп килә. Без, 2021 елда Омск һәм Тара шәһәрләре, Омск өлкәсенең күп кенә татар авылларында VI Бөтенроссия Татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җыенында булып инанып кайткан идек. Слёт төрле төбәкләрнең үзара хезмәттәшлеген үстерү, яшьләрнең әдәби эшчәнлеген арттыру максатларында Россия язучылар берлеге, Омск өлкәсе мәдәният министрлыгы, Мәдәни инициативаларга булышлык итү буенча РФ Президенты фонды һәм Тара китапханәсе тарафыннан уздырыла. Безнең Чистаебыз да әдәби шәһәр статусын йөртә. Җитәр бер матур вакыт: әдәби шәһәрләр десанты, ә алар бүгенге көндә 21 шәһәр санала, Чистаебыз тарихына да матур очрашу мизгелләре язылыр.
Миңзифа Әхмәтшина,
язучы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре
Нет комментариев