Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәясәт

Яшь гвардиячеләр эш планын тикшерделәр

"Бердәм Россиянең яшь гвардиясе" Бөтенроссия җәмәгать оешмасы штабының яңартылган составтагы оештыру утырышы булды.

Аны штаб начальнигы Владимир Колесников алып барды. Эш барышында чараларның календарь планына кертеләчәк тәкъдимнәр каралды. Алар арасында Кыш бабайга бүләккә заказ бирү көне, "Алтын микрофон" проекты һ.б.
"Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Наилә Моратова яшьләр сәясәтендәге актуаль мәсьәләләрне хәл итүдә яшь гвардиячеләрнең ролен билгеләп үтте, аларны эшкә активрак кушылырга чакырды."Чистай шәһәре" МБ башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов проектларны тормышка ашыруга ярдәм итәргә әзер булуларын әйтте. Муниципаль район Советының җәмәгать оешмалары, массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү һәм милләтара мөнәсәбәтләр буенча бүлек начальнигы Рөстәм Хөснуллин яшьләр берләшмәләре эше буенча үз тәкъдимнәрен белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев