Көндез -1 градуска кадәр суыта
23 ноябрьдә Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә. Синоптиклар мәгълүматларына караганда, урыны белән юеш кар һәм яңгыр явачак.
Җил көньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр тизлектә исәчәк.
Көндез температура +4 градустан -1 градуска кадәр булачак. Юлларда урыны белән бозлавык булуы ихтимал. Машина йөртүчеләргә һәм җәяүлеләргә сак булырга һәм хәрәкәт иткәндә юл шартларын исәпкә алырга киңәш ителә.
Чыганак: Татар-информ
Нет комментариев