Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәясәт

Партия билетлары тапшырылды

Кичә, "Восток" спорт комплексында мини-футбол буенча узган республика ярышларының зона этабын ачу тантанасында Нияз Шакировка һәм Владимир Колесниковка "Бердәм Россия" партиясенең партия билетларын тапшыру булды.

Егетләр арасында абруйлы ярышлар үткәрү спорт, аерым алганда, футболны сөюче шәхси эшмәкәр Нияз Әхәт улының муниципаль һәм зона этапларын үткәрүдә иганәче ярдәме күрсәтүе нәтиҗәсендә мөмкин булды. Партия спортны үстерүгә, үсеп килүче буынны сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итүгә зур игътибар бирә, җәмгыятькә файдалы булырга теләк, җирле дәрәҗәдә спортны үстерүгә ярдәм итү партиягә керүгә этәргеч булып тора. Партиянең яңа әгъзалары һәм муниципаль район башкарма комитеты спорт бүлегенең физкультура-сәламәтләндерү эшен алып бару, бик күп балаларны һәм яшүсмерләрне спорт клубларына җәлеп итү, яшь чистайлыларның физик һәм әхлакый сәламәтлеген тәрбияләү буенча актив хезмәттәшлекләренә нигез салынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев