Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәясәт

Муниципаль район Советы утырышында

Чистай муниципаль районы Советының чираттагы уникенче утырышын аның рәисе, муниципаль район башлыгы И. Әхмәтҗанов алып барды.

Депутатлар алдында ике мәсьәлә буенча муниципаль районның финанс-бюджет палатасы рәисе Н. Карманова чыгыш ясады. Ул 2011 елга һәм 2012-2013 елларның планлы чорына "Чистай муниципаль районы" муниципаль берәмлеге бюджетына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында сөйләде. Шулай ук муниципаль район Советының "Аерым эшчәнлек төрләре өчен планлаштырылган табышка бердәм салым буларак салым салу системасын гамәлгә кертү турында"гы карарына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертелә.
ТР "Чистай муниципаль районы" муниципаль берәмлеге Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында депутатларга Ф. Шиһапов сөйләде. Устав депутатлар тарафыннан беренче укылышта кабул ителде. 2011-2015 елларга "Муниципаль районның авыл яшьләре" программасы белән муниципаль район башкарма комитетының яшьләр эшләре бүлеге начальнигы О. Купцова чыкты. Программаны кисәтүләрне һәм тәкъдимнәрне исәпкә алып эшләп бетерергә карар ителде.
1 октябрьдә "Контроль-хисап палатасы турында"гы федераль закон үз көченә керде. Шуңа күрә сессиянең көн тәртибен раслау өчен "ТР "Чистай муниципаль районы" МБның контроль-хисап палатасы турында"гы полоҗениесе чыгарылды, бу турыда муниципаль районның контроль-хисап палатасы рәисе О. Гришина һәм ТРның хисап палатасы аудиторы И. Мөбарәков сөйләделәр.
Муниципаль районның җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр палатасы рәисе Н. Гәрәев аварияле торак фондтан гражданнарны күчерү программасы буенча торак йортлар төзүче оешмаларга бирелгән җир участоклары өчен аренда түләвеннән азат итү; Татарстан Республикасының дәүләт милегенә тапшырырга тәкъдим ителә торган муниципаль район мөлкәтендә торучы милек исемлеген раслау; муниципаль районның муниципаль мөлкәтеннән Татар Ялтаны авыл җирлегенең муниципаль мөлкәтенә тапшырырга тәкъдим ителгән мөлкәт исемлеген раслау турында хәбәр итте.
Муниципаль район Советының "Муниципаль районның административ комиссиясе турында"гы карарына үзгәрешләр кертү турында муниципаль район башлыгы И. Әхмәтҗанов хәбәр итте.
Административ комиссия рәисе итеп муниципаль район башлыгының беренче урынбасары Р. Хамматов билгеләнде.
Каралган барлык мәсьәләләр буенча депутатлар тарафыннан карарлар кабул ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев