Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәясәт

Муниципаль район Советы һәм шәһәр Советының берләштерелгән утырышында.

Узган дүшәмбедә муниципаль район Советының һәм шәһәр Советының берләштерелгән утырышы узды. Аны "Чистай шәһәре" МБ башлыгы, муниципаль район башлыгы И. Әхмәтҗанов алып барды. Аның эшендә ТР Дәүләт Советы депутатлары В. Смыков, В. Васильев, Н. Вәлиев катнаштылар.

"Чистай шәһәре" муниципаль берәмлеге һәм Чистай муниципаль районының 2012-2014 елларга социаль икътисадый үсешен фаразлау турында муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ә. Мөэминова сөйләде.
"Чистай шәһәре муниципаль берәмлеге һәм Чистай муниципаль районының 2012 елга һәм 2013-2014 елларның планлы чоры бюджеты турында муниципаль районның финанс бюджет палатасы рәисе Н. Карманова сөйләде. Ул шулай ук "Чистай шәһәре муниципаль берәмлеге һәм Чистай муниципаль районының 2011 елга һәм 2012-2013 елларның план чоры бюджетына үзгәрешләр кертү турында да сөйләп узды. Муниципаль районның контроль-счет палатасы рәисе О. Гришина бюджетны кабул итүгә контрольлек итүгә анализ ясады, һәм тикшерүләр вакытында бернинди хокук бозулар да ачылмавын билгеләп үтте.
Муниципаль районның җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр палатасы рәисе Н. Гәрәев берь­юлы берничә мәсьәлә буенча чыгыш ясады: "Чистай муниципаль районы Советының 2007 елның 15 октябрендә кабул ителгән "Муниципаль район мөлкәтендә булган милек белән идарә итү тәртибе турында"гы нигезләмә хакында"гы 18/2 нче номерлы карарына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү; Татарстан Республикасы Чис­тай муниципаль районы Советының 2010 елның 21 маенда кабул ителгән "Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы территориясендә дәүләт һәм муниципаль милектә булган җир участокларын бирү тәртибе турында"гы 40/6 нчы номерлы карарына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында; "Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы Советының 2006 елның 8 февралендә кабул ителгән "Җир участокларының чик күләмнәрен билгеләү турындагы 6/9 нчы карарына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында; Чистай муниципаль районының муниципаль милегендә булган милекне "Чистай шәһәре" МБнең муниципаль милегенә тапшырыла торган милек исемлеген раслау турында; Татарстан Респуб­ликасы дәүләт милкенә тапшырылырга тиешле милек исемлеген раслау турында; Татарстан Рес­публикасы "Чистай муниципаль районы" муниципаль берәмлегенең муниципаль милкендә булган милекне Татарстан Респуб­ликасы Чистай муниципаль районы "Татар Баганалысы авыл җирлеге" муниципаль берәмлегенең муниципаль милкенә тапшырылырга тиешле милек исемлеген раслау турында; халыкка транспорт хезмәте күрсәтүче һәм пассажир йөкләре ташучы оешманы хәрәкәттәге мөлкәте өчен аренда түләвеннән азат итү турында.
Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы муниципаль берәмлеге уставына өстәмәләр һәм үзгәрешләр кертү, шулай ук Чистай муниципаль районы Советының 2008 елның 27 ноябрендә кабул ителгән "2009-2012 елларга Чистай муниципаль районында хокук бозуларны кисәтү буенча комплекслы программасы турында"гы 27/3 нче номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында муниципаль район Советының законлылык, хокук тәртибе һәм депутат эшчәнлеге мәсьәләләре буенча даими депутат комиссиясе рәисе Ф. Шиһапов хәбәр итте.
2012-2020 елларга муниципаль районда атчылыкны һәм ат спортын үстерү программасы турында муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ә. Мөэминова сөйләде.
Муниципаль район Советының "2011-2015 елларга муниципаль районда авыл яшьләре программасы турында"гы карарына үзгәрешләр кертү турында муниципаль район башкарма комитетының яшьләр эшләре буенча бүлеге начальнигы О. Купцова сөйләде.
Соңыннан депутатлар алдында Виктор Смыков чыгыш ясады, ул чистайлылар ярдәме белән Кама буендагы шәһәрне киләчәктә ничек үстерүне күзаллавы турында сөйләде. Виктор Васильевичның Чистайны яңарту буенча планнары зур. Ул депутатларга үзләренә дә анда катнашырга тәкъдим итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев