Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәясәт

Германия вәкиле: Татарстанда сайлауларның оештырылу дәрәҗәсе шаккаттырырлык

Халыкара күзәтүче булып эшләгән Штефан Койтер республикада сайлауларга әзерлек вакытындагы профессиональлекне билгеләп үтте.

(Казан, 18 март, "Татар-информ", Егор Никитин). Татарстан хакимияте Россия Президенты сайлауларын оештыруга профессиональ һәм җаваплы караган, дип ышана Германиядән килгән халыкара күзәтүче Штефан Койтер.

Ул бүген Россиядә уздырылган сайлауларда беренче тапкыр халыкара күзәтүче сыйфатында эшләвен билгеләп үтте.

"Мине сайлауларның югары һәм профессиональ дәрәҗәдә оештырылган булуы шаккаттыра. Без Казанның барлык участокларында диярлек булдык, сайлауларның оештырылу дәрәҗәсе шаккаттырырлык", - диде журналистларга Германия вәкиле.

Штефан Койтер Нидерланд һәм Израильдән килгән хезмәттәшләре белән бергә иртәдән эшли башлаган һәм тавышларны санап бетергәнче участокларда булачак.

Иң мөһиме - сайлауларның ирекле һәм бар кеше өчен дә тигез дәрәҗәдә булуы, һәркем участокка килеп теркәлә һәм тавыш бирә ала. Бу сайлаулар әлеге сыйфатларга ия, диде Койтер.

"Сайлау участокларында кайсыдыр кандидатка реклама булмавы мөһим, шуңа күрә һәр кеше мөстәкыйль рәвештә карар кабул итә", - диде Германиядән килгән халыкара күзәтүче.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татарстан, выборы