Җәмгыять

Дәүләт торак фонды 19 меңгә якын республика мәгариф хезмәткәренең торак шартларын яхшырткан

ТР Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды социаль ипотека программасы гамәлгә ашырыла башлаганнан бирле 21 ел эчендә Татарстанда яшәүче 139 меңнән артык гаиләне, шул исәптән 18 857 педагогны ташламалы торак белән тәэмин иткән

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына юлламасында республиканың мәгариф системасында укытучыларга төп роль бирелүен билгеләп үтте. Аның сүзләренә караганда, төп бурыч – аларның эшчәнлеге өчен уңайлы шартлар тудыру һәм укытучы һөнәренең дәрәҗәсен күтәрү. Республикада бу юнәлештә берничә карар кабул ителгән, шул исәптән яшь белгечләргә өстәмә түләү, грантлар һәм торак сертификаты каралган.

ТР Рәисе карары белән Казан педагоглары «Гаилә» микрорайонында фатир сайлауда өстенлеккә ия. Хәзерге вакытта биредә 637 фатирлы ике йорт төзелеп беткән, янәшәдә тагын 645 фатирлы ике йорт төзелә.

Социаль ипотека шартлары 2005 елдан бирле үзгәрешсез калган. Ул Дәүләт торак фонды тарафыннан 28,5 елга кадәр еллык 7 процент белән бирелә. Программага исәпкә басканнан соң бала туган яки уллыкка (кызлыкка) алган очракта бурычны каплау исәбенә һәр балага 200 мең сум күләмендә түләүсез компенсация каралган.

Программада катнашучыларга фатирлар ремонт ясалган хәлдә бирелә: аларда кирәкле сантехника, исәпләгечләр һәм датчиклар урнаштырылган. Социаль ипотеканың өстәмә өстенлеге – фатир бәясенең 10 процентын тәшкил иткән башлангыч кертем, шулай ук квадрат метр бәясе базар бәясеннән шактый түбән.

Педагогларны торак белән тәэмин итү «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проектының төп бурычларының берсен – гражданнарны торак белән тәэмин итүне үтәргә мөмкинлек бирә.

Чыганак: Татар-информ


Нет комментариев