Ул шәһәрнең тышкы күренеше гармонияле булсын өчен элмә такталарның, фасадларның, адрес күрсәткечләренең, коймаларның, эскәмияләрнең, капкаларның, козырекларның нинди булырга тиешлеген күрсәтә
«Чистай» мәдәни үзәгендә шәһәрләрне үстерү институты Чистайның дизайн-кодын тәкъдим итте. Бу бик күп фотосурәтләр һәм рәсемнәр тупланган калын китап, аны эстетик компас дип атарга мөмкин: элмә такталарның, фасадларның, адрес күрсәткечләренең, коймаларның, эскәмияләрнең, капкаларның, козырекларның – гомумән, шәһәрнең гармонияле йөзен тәшкил иткән нәрсәләрнең нинди булырга тиешлеген күрсәтә.
Әлбәттә, бу барысы өчен дә бер генә катгый вариант бар һәм шәһәр казарманы хәтерләтергә тиеш дигән сүз түгел. Төп сүз – гармонияле: дизайн-код бердәм стиль, бизәкләү кагыйдәләрен, типларны билгели. Һәм бу инде үзеннән-үзе шактый мөһим, мондый эш өчен Чистай белән ике ел танышу, аның тарихына чуму, халык белән аралашу кирәк булды. Стиль – бер генә тапкыр кулланыла торган әйбер түгел, ул кала, үсә, истә кала. Ул таныла торган булырга тиеш. Шәһәрләрне үстерү институты белгечләреннән зур эш таләп ителде һәм бу атнада аның нәтиҗәсе күрсәтелде.
Дизайн-кодны булдыру белән «Код» архитектура бюросыннан архитекторлар Ксения Деева һәм Андрей Кисин турыдан-туры шөгыльләнгәннәр. Ксениянең сүзләренә караганда, беренче чиратта, дизайн-код тарихи үзәккә кагыла, ләкин ул бөтен шәһәр буйлап күренергә, бербөтен мохит булдырырга тиеш.
– Безнең бурыч, бер яктан – буталчык күренешләрне тыю, әмма икенче яктан, күрсәтмәләр булдыру, ничек мөмкин булуын күрсәтү иде, – дип аңлатты ул.
Ксения Деева ассызыклаганча, монда уңайлыклар, хәтта нәрсәдә дә булса бизәкләүне арзанрак итү дә бар: һәрвакыт проект уйлап табарга һәм яңа вариантны килештерергә кирәкми, дизайн-код белән чагыштыру да җитә, анда материаллар, формалар, төсләр гаммасы, шрифтлар, яктырту мөмкинлекләре күрсәтелгән: тәкъдим ителгән вариантлардан конструктор кебек сайлап алып җыярга мөмкин.
Кабул ителгән таләпләр шулай ук биналарны капиталь ремонтлаганда да исәпкә алыначак һәм кулланылачак. Хәтта су агызу торбаларын нинди төскә буярга икәнен аңлау өчен генә дә дизайн-код ярдәм итәчәк.
Андрей Кисин шулай ук Чистайда тарихи яктан өстенлек итүче төсләрнең – Чулманның зәңгәр төсе, биналарның көрән һәм терракота төсләре, яшеллекнең бай булуына игътибар итте. Графика буенча белгечләр карашыннан Чистай исемендә «Ч» һәм «Ь» хәрефләренең охшашлыгы да төшеп калмаган – әлеге рифма белән алар уйнарга, аны шәһәрнең фирма билгесе итәргә тәкъдим итәләр.
Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хамматов билгеләп үткәнчә, алга таба тәкъдим ителгән регламент төзекләндерүгә актив кертеләчәк. Өстәвенә, биш елдан соң Чистайның 250 еллык юбилее көтелә. Әлегә дизайн-код мәҗбүри нәрсә булып тормый, аның нечкәлекләре турында фикер алышалар, чистайлыларның теләкләре тәэсирендә нәрсәдер үзгәрергә мөмкин, халык алдында тыңлаулар да, социаль челтәрләрдә хәбәрләр дә булачак. Әмма хәзер үк бу – барыннан да элек элмә такталар ясаучы һәм фасадларны, керү төркемнәрен бизәкләүче эшмәкәрләр өчен юнәлеш. Алар эшләнергә тиешле стиль инде аңлашыла.
Яңа дизайн-код кертеләчәк беренче участок күпсанлы тарихи биналар урнашкан Карл Маркс урамы булачак. Шәһәр үзәге нәкъ менә шул вакытта барлыкка килгән күренешне саклый һәм кадерли икән, мин, үз ягымнан, адрес күрсәткечләрендә элек бу урамның Зур Екатерининская урамы дип аталуын билгеләп үтүләрен теләп, үз тәкъдимемне җиткердем.
Нет комментариев