Тормышны белеп, тирән омтылышлар белән яшәгән патриот татар кызы
Якташыбыз Рабига Хәкимова фидакарьлеге нәтиҗәсендә бүгенге көндә КФУда татар филологиясе факультеты яши һәм үсә
«Эшегезне яратыгыз, иҗади эзләнегез, башланган эшне ахырына җиткерү өчен көрәшегез, иң башта үзегезгә, аннан башкаларга таләпчән булыгыз»
(Рабига Хәкимова)
Ни сөенеч, районыбызда милли өстенлекне пропагандалау, республикабыз мәктәпләрендә белем алучы укучыларны активлаштыру, туган ягыбызга багышланган әсәрләргә кызыксыну уяту, җирлегебез шәхесләрен, якташ язучыларыбыз иҗатын өйрәнү буенча белемнәрне ныгыту буенча эшләр үткәрелеп тора.
Яуширмә мәктәбендә үткәрелгән татар мәгарифенең һәм фәненең якты йолдызы, күренекле тел галиме, легендар шәхес, тирән, энциклопедик белемле галимә Рабига Афзал кызы Хәкимова тормышына һәм хезмәтләренә багышланган чаралар шуның ачык мисалы. Аны авылдашлары яуширмәлеләр онытмый. Галимә иҗатына багышлап үткәрелгән түгәрәк өстәлдә күп кенә күренекле кешеләр катнашу да моның ачык мисалы иде.
Әлеге чарага килүчеләрне иң элек авыл җирлеге башлыгы Лилия Гәрәева сәламләп рәхмәтләрен җиткерде, уңышлар теләде. Мәктәп укучылары «Әбидә кунакта» исемле театральләштерелгән тамаша тәкъдим иттеләр. Мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, милләтпәрвәр, чараны башлап йөрүчеләрнең берсе Лилия Фәсхетдинова түгәрәк өстәлне ачып, эшләнгән эшләрне бәян итте.
Түгәрәк өстәлдә әдәбият галиме, тәнкыйтьче, профессор, филология фәннәре докторы, РФ һәм ТР атказанган фән эшлеклесе Хатыйп Миңнегулов, филология фәннәре кандидаты, Казан федераль университеты доценты Гөлфия Һадиева, филология фәннәре кандидаты, доцент, ТР ИҮА татар теле һәм әдәбияты кафедрасы доценты, Бөтенроссия туган тел һәм әдәбияты укытучылары ассоциациясе җитәкчесе Рузилә Фәттахова, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтының фәнни хезмәткәре Халидә Баһаветдинова, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе Сүрия Усманова, Сөембикә беләзеге лауреаты, табибә Наилә Фатыйхова-Потеева, Чистай районы мәгариф идарәсенең милли белем бирү буенча методисты Рамилә Сираҗетдинова, Рабига Хәкимованың туганнары – Эльмира Габдулманнанова, Рәмилә Хәкимовалар катнашты.
Халкыбыз тарихында гомерләре кыска булса да, кылган гамәлләре белән мәңгелек эз калдырган шәхесләр бар. Рабига Хәкимова – нәкъ шундыйларның берсе. Мәхмүт Әхмәтҗанов әйткәнчә, ул «Олы хәреф белән языла торган Кеше, Шәхес, Зур Галим». Ул үзенең бөтен гомерен татар теленә, мәгарифенә багышлаган шәхес.
Рабига Хәкимова Чистай өязе Яуширмә авылында туып үсә. Аның әти-әнисе Афзал ага һәм Хәдичә ханым тырыш игенчеләр, милләт җанлы кешеләр була. Рабиганың мәгарифкә булган хезмәте бик иртә 15 яшендә үк башлана, ул балалар укыта башлый. Чистай кантонының төрле авылларында балаларга белем бирә. Бу – аның халык арасында агарту эше алып баруының беренче адымнары була.
Халидә Баһаветдинова Рабига Хәкимова эшчәнлеген архив чыганаклар нигезендә иң беренче өйрәнүче. Түгәрәк өстәлдә дә ул галимәнең хезмәт эшчәнлеге турында эчтәлекле чыгыш ясады.
– Рабига Хәкимова үз заманының алдынгы карашлы хатын-кызы. 1928 елдан партия сафларында булып, хатын-кызлар оешмаларын җитәкли. Аның укуга омтылышы сокландыргыч: 1930-1932 елларда Татар коммунистлар университетында, аннары Казан педагогия институтында белем ала. Ул Сарман МТСында, радиокомитетта сәяси редактор да булып эшләп ала. Ләкин аның төп юнәлеше – фән була. 1940 елда Мәскәүдә СССР Фәннәр академиясендә аспирантурада белем алуы аның галим булуга беренче адымы.
Рузилә Фәттахова да үз чыгышында галимәнең эшчәнлегенә югары бәя бирде.
– Рабига Хәкимованың фәнни- педагогик эшчәнлеге сокландыргыч. Татар теле һәм әдәбияты бүлекләре ачылу тарихы аның исеме белән тыгыз бәйле. Ул квалификацияле белгечләр, укытучылар әзерләүгә зур көч куя. Аның өчен студентлар – милләтебезнең киләчәге, ә тел – шул милләтнең җаны иде. Ул Казан мәктәпләрендә (мәсәлән 80 нче мәктәптә) дә сабак бирә, теорияне практика белән берләштерә белә.
Рузилә Фәттахова шулай ук туган (татар) тел һәм әдәбият укыту кафедрасы эшчәнлеге, хәзерге белем бирү процессында туган (татар) тел һәм әдәбияты укытучылары ассоциациясе роле турында да сөйләп узды.
Без аның тормыш юлын өйрәнүне дәвам итәбез. Бүген безнең игътибар үзәгендә – аның фән дөньясындагы зур казанышлары һәм Казан университеты тарихында калдырган эзе турында Хатыйп Миңнегулов видеоэлемтә аша җиткерде.
– Рабига Хәкимова 1944 елның октябрендә университетта укыта башлый. Бер ай да үтми, университетның Гыйльми советы аны доцент һәм кафедра мөдире вазифасына билгели. Иң мөһиме: 1804 елдан бирле эшләп килүче Казан университеты тарихында беренче тапкыр нәкъ менә Рабига Хәкимова тырышлыгы белән татар теле һәм әдәбияты бүлеге ачыла. Бу – татар милләте өчен зур вакыйга!
Ул елларда кадрлар җитешми, күп кенә галимнәр фронтка китә. Кафедрада дүрт кенә кеше була: мөдир (Рабига ханым үзе), гарәп теле белгече һәм ике лаборант. Гыйльми дәрәҗәле кеше бердәнбер Рабига Хәкимова була. Әмма аның оештыру сәләте нәтиҗәсендә укыту процессы тиз җайга салына. 1950 елда татар зыялыларының беренча чыгарылышы була.
Рабига Хәкимова – гади галим генә түгел. Ул – татар югары белемендә милли үзәк булдыручы кеше.
Гөлфия Һадиева татар теле кафедрасының эшчәнлеге турында җентекләп сөйләде. Ул бүгенге көндә татар кафедрасында студентларга нинди юнәлешләр буенча белем бирелүе, анда укырга керү шартлары белән таныштырды, укырга керергә килүчеләр, милләтебез сагында торучылар артсын дигән матур теләкләрен җиткерде.
Якташыбыз Наилә Потееваның чыгышы исә күңелләрне җылытты.
– Нинди генә хәлдә дә милләтеңә тугры калырга кирәк. Минем максатым – үз халкыма хезмәт итү. Кеше кая гына эшләсә дә, үз телендә аралашырга, үз телендә сөйләшергә тиеш. Минем белән яшь табибларыбыз да үз телебездә, ана телендә сөйләшергә өйрәнделәр. Үз телеңдә сөйләшү дә шифа бирә ул, үз телеңдә әйтсәң, дару да кирәкми. Минем белән эшләүчеләр дә ана телебездә сөйләшүнең нинди мәгънәгә ия икәнен белә башладылар, – дип үтемле сүзләрен җиткерде ул.
Сүрия Усманова Рабига Хәкимовага багышланган чараларны конференция дәрәҗәсендә зурлап үткәрергә дигән фикерне җиткерде. Ул шулай ук түгәрәк өстәлне оештыручыларга, катнашучыларга олы рәхмәтен юллады.
– Безнең максат – Рабига Хәкимова иҗатын халыкка җиткерү, аны халык белергә тиеш. Аның исемен мәңгеләштерү – туган телне саклау һәм үстерү кебек үк бик мөһим эш, – диде ул.
Чистай районы мәктәпләрендә татар телен өйрәнүнең актуаль мәсьәләләре белән мәгариф идарәсенең милли белем бирү буенча методисты Рамилә Сираҗетдинова уртаклашты. Түгәрәк өстәлдә катнашучыларга Рәхмәт хатлары тапшырылды. Чараны үткәрүдә ярдәм иткән һәркемгә: авыл җирлеге Советына, мәктәп һәм балалар бакчасы коллективларына, авыл китапханәсе мөдире Ләлә Зариповага, Мәдәният йорты реҗиссеры Наилә Сибгатуллинага, Гаяз Исхакый музее директоры Рәсимә Ибраһимовага, ихлас рәхмәтләрне җиткерәсе килә. Тәҗрибә уртаклашуда, фикер алышуларда һәрберсе үзеннән өлеш кертте, чара җылы мохитта, кызыклы узды. Рабига Хәкимованың туганнары «Туган як» музеена галимәнең кара савытын һәм каләм өчен аскуйманы, нәсел шәҗәрәсен тапшырдылар.
Чара азагында кунаклар мәктәп музее белән дә таныштылар. Аннары Гаяз Исхакый музеена юл тоттылар. Яуширмәнең данлы тарихына кабат күз салып, милләтебезнең бөек шәхесләре белән янә бер кат горурлану хисләре кичерде алар.
Түгәрәк өстәл Чистай районы татар (туган) тел һәм әдәбияты укытучылары ассоциациясе нигезендә үткәрелде. Аның җитәкчесе Лилия Фәсхетдинова Рабига Хәкимова иҗатын өйрәнүдә, аны халыкка танытуда фидакарьләрчә хезмәт куя.
Апрель аенда ул Казан федераль университетында студентлар белән бергә Рабига Хәкимова иҗатына багышланган түгәрәк өстәл дә уздырды.
– Студентларның, аеруча егетләрнең кызыксынып тыңлаулары, сораулар бирүләре шатландырды. Димәк, яшьләребез милләт язмышына, телебез язмышына битараф түгел, өметебез бар. Ә якташ галимәбезгә килгәндә, әле эзләнү эшләребез дәвам итә, – ди Лилия Марсель кызы.
Рабига Афзал кызы Хәкимованың исеме татар мәгарифе күгендә иң якты йолдызларның берсе булып калачак. Аның шәхесе һәм хезмәтләре безгә үрнәк булып тора.
Материалны Гөлсинә Сорутдинова әзерләде
Фирүзә Минһаҗева фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев