«Тормыш пьеса кебек: Гаяз Исхакый» фестивале – тарихта яңа сәхифә
Әлеге фестиваль Гаяз Исхакыйның иҗаты мәдәни киңлектә лаеклы урын алуын, көннән-көн безгә якыная баруын, аның күтәрәлеш чоры кичерүен раслый
Бу көннәрдә Чистаебызда аерым бер җанлылык, рухи күтәренкелек сизелеп торды. Башкалабыздан бер төркем иҗат әһелләренең, язучыларның, галимнәрнең, театр артистларының безнең якларга «Тормыш пьеса кебек: Гаяз Исхакый» дип аталаган зур күләмдә уздырылучы театр фестиваленә килүләре дулкынландыргыч вакыйга булды. Ул яз бусагабызны атлаган ямьле, җылы көннәргә тагын да нур өстәде сыман...
Театр яктылыкка, нурга илтә
Сәяхәтебезне данлы Яуширмә якларыннан башладык. Яуширмәнең ачык йөзле кешеләре һәрвакыттагыча киң кунакчыллык күрсәтеп каршы алдылар. Чара мәшһүр язучыбыз Гаяз Исхакый һәйкәленә чәчәкләр салудан башланды. Ә алда тагын да күңелле, үткәннәр белән тоташтыручы гаҗәеп күренешләр көткән икән!
...Гаяз Исхакыйның тарихи-мемориаль һәм этнографик комплексы каршында оештырылган театральләштерелгән күренеш авыл тормышының үткәненә кайтарды. Биредә Гаяз Исхакый исемендәге үзешчән артистлар театры эшләп килә икән! Чын артистлар инде менә! Казан кунаклары да, үзебез дә сокланып, рәхәтләнеп карадык аларны. Исхакый тормышын чагылдырган өзекләр, аның туганнарының, авыл халкының кыюлыгы,авыр елларда язучыны яклап, әсәрләрен саклап яшәүләре әсир итте! Берара барыбыз да күңелләрдән Гаяз Исхакый кичергәннәрне кичердек сыман. Ә менә аның музеенда ничә булсаң да, ниндидер яңалык ачыла. Караган саен карыйсы килә, шушы дәвернең сулышы бүгенге белән кушылып, үзгә бер дөньяга бөтереп алып кереп китә...
Фестиваль авыл Мәдәният йортында дәвам итте. Сәхнә түрендә – Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яшь артистлары. Балачактан яратып караган театр артистларын күрү икеләтә шатлык булды. Яуширмә авылының китапханә методисты Ләлә ханым Зарипова тиз арада шул артистлар белән танышу мөмкинлеге дә тудырды. Ачык күңелле, гади, талантлы яшьләр... Эльвир Сәлимов, Зөфәр Нуретдинов, Ирек Кашапов, Артур Шәйдуллин... Һәрберсеннән яшьлек дәрте ташып тора. Шушы яшьләребез безгә Габдулла Кариев пьесасы буенча эшләнгән «Артист» спектаклен күрсәттеләр. Шәп уйныйлар яшьләр! Бирелеп, бар дөньябызны онытып карадык. Күптән Камал театрына барып берәр спектакль карау турында хыяллана идем. Бирим дисә колына, чыгарып куяр юлына диләрме әле?! Үзләре килеп безне сөендерделәр! Театрның талантлы, яраткан артистларым Дания Нуруллина, Илдар Хәйруллин, Алсу Гайнуллина һәм башкаларга лаеклы яшьләр килүгә ихластан сөенеп утырдым.
Фәнни-гамәли укулар
Ә алда безне фестивальнең фәнни өлеше көтә иде. Театр карап әсәрләнгән күңелләребезгә Казаннан килгән башка күренекле шәхесләр белән очрашу, якташыбыз Гаяз Исхакый турында тагын да кызыклы чыгышлар тыңлау файдалы булды.
–Сезне безгә татар халкының бөек улын, әдәбият классигын, драматургны биргән, исеме горур яңгыраган, әмма әле күпләр өчен ачылмаган китап булып калган бөек шәхесебез туган җирдә сәламләвемә бик шатмын, – дип сүзен башлады чараны башлап йөрүчеләрнең берсе «Чистай дәүләт тарихи-архитектура һәм әдәби музей-тыюлыгы» директоры Светлана Скучаева. – Без бүген ачык мәдәни проект «Тормыш пьеса кебек: Гаяз Исхакый» театр фестиваленә старт бирдек.
Төп максатыбыз – гастрольләр үткәрү генә түгел, ә мәдәни мохитта Гаяз Исхакый милли әдәби музеен актуальләштерү, аны тере, сулаучы ноктага әйләндерү. Без Исхакый мирасының архив мәгълүматларда гына калмыйча, бүгенге сәнгать, саллы театр, төрле дәвердә кешеләр язмышы турында чагылуын телибез. Гаяз Исхакыйның тере мирасын бүгенге заман казанышы ясап, без милли мәдәният тарихында яңа сәхифә язабыз. Партнерларыбызга – Татарстан республикасы территориясендәге «Лукойл» ААҖ – «РИТЭК» ширкәтенә, аның генераль директоры Ренат Галиевка, Татарстан мәдәният Минстрлыгына һәм Чистай муниципаль районына зур рәхмәт, – диде Светлана Анатольевна.
Татарстан язучылар берлеге рәисе, язучы, шагыйрь Ркаил Зәйдулла Исхакыйның иҗаты турында дәртләнеп сөйләвен дә йотлыгып тыңладык.
–Исхакый русча бик яхшы белгән, ул Укытучылар мәктәбендә рус телен өйрәнгән. 1933 елда халкыбыз язмышы турында рус телендә язган. Миңа аның әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итәргә дә туры килде. Ул турыдан-туры язган, шуның белән кадерле дә. Аны туры Исхакый дисәк тә була. Без үскәндә аның исемен дә телгә алырга ярамады. Ә хәзер ул кире кайтты. Лена апа Гайнанова аны кайтаруда бик тырышып йөрде. Аның томнарын төзегән кеше. Исхакый кайткач драматурглар Праза Исәнбәт, Ренат Әюпов аның пьесаларын куйдылар. Исхакый әлегә өйрәнелә, ул күтәреләчәк. Чистайның музей-тыюлык директоры Светлана Скучаевага рәхмәт, ул Исхакый дип янып-көеп, тырышып йөри. Шундыйлар булганда Исхакый драматургиясенең актуальлеге тагын да артачак.
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, филолог, текстолог, Гаяз Исхакый премиясе лауреаты Лена Гайнанова, алда әйтелгәнчә, язучының иҗатын кайтаруда күп көч куйган кеше. Ул конференциядә язучының «Кызыл ай» җәмгыяте белән хезмәттәшлеге турында сөйләде.
– Исхакый сынмас бер кеше, оста оратор була, кешеләрне ышандыра белә. Кая барса да, Идел-Урал комитетлары төзи. Аерым кешеләргә ярдәм итә, бик шәфкатьле, миһербанлы була. Ул төрек әсирләрен дә Иран аша «Кызыл ай» ярдәме белән качыруда ярдәм итә. Исхакыйны эзәрлекләп торалар. Ул Төркия гражданы булып санала, «Төркиянең бөекләренә» кварталга бер тапкыр бирелә торган акчага яши. Тормышы авыр, мөмкинлекләре аз булса да, гел кешеләргә ярдәм итәргә тырыша. Йөзәр-йөзәр кешеләр аның ярдәме белән Төркиягә килеп урнашалар. Күбесенә Төркия гражданлыгы алырга ярдәм итә. Ни кызганыч, безнең милләтне тотып тора торган кешеләр аз яшиләр.
Бөтендөнья татар конгрессының Чистай бүлеге җитәкчесе Фәрит Галимов та фестиваль уңаеннан үз фикерләрен җиткерде.
– Бүген – театр көне. Бүгенгесе көндә безнең Гаяз Исхакый безгә кайта, аны кайтаручыларга, Лена апага рәхмәтле без. Музей директоры Светлана Скучаевага рәхмәт, ул килү белән Исхакый укулары күтәрелеп китте, аның кебекләр милләтебезне саклаучылар. Лена апа сөйләгәндә еларлык булып, барысын да йөрәгем аша уздырып утырдым. Мондый чаралар милләт һәм динне тәрбияли. Сүз уңаеннан, үзебезнең имам-мөхтәсибебез Мөхәммәд хәзрәт Кыямовка һәм шушы Яуширмә кызы, тынгысыз күңелле Лилия ханым Фәсхетдиновага да шушы юнәлештә активлыклары өчен ихластан рәхмәт белдерәсем килә.
Татарстаннның атказанган мәдәният хезмәткәре, язучы Вахит Имамов та залдагыларга: «Исхакыйны бүгенгәчә саклаганыгыз өчен рәхмәт. Исхакыйны кайтару эше әле бетмәгән, дәвам итә. Ике елдан аның юбилее. Аны исә Татарстан күләмендә зурлап үткәрергә кирәк», – дип үзенең фикерен җиткерде.
Татарстан Дәүләт Советы депутаты, җәмәгать эшлеклесе Сүрия Усманованың «Гаяз Исхакый иҗатын популярлаштыруда яңа мөмкинлекләр» дигән чыгышы бик эчтәлекле булуы, аерым тәкъдимнәре белән аерылып торды.
– Мин музейлар ачу буенча күп чыгышлар ясадым, хатлар яздым. Минем фикеремне Язучылар берлеге, Бөтендөнья татар конгрессы гына күтәреп алдылар. Буш биналар да күп, әмма дәүләт эшлеклеләре биналар ачарга ашкынып тормыйлар. Билгеле, заманасы да авыр. Аннары авыл җирләренә дә игътибарны, рухи чыганакларны арттырырга иде. Рухи азык авылларга бик кирәк.
Чистайда шулай ук Фатих Әмирхан яшәгән урыннарны күрсәтергә, аның турында да чыгышлар ясарга, кичәләр үткәрергә кирәк. Хәзер бит мөмкинлекләр бар. Светлана Анатольевна, сез безгә ничек эшләргә һәм ничек эшләргә мөмкин булуын күрсәтәсез, рәхмәт сезгә, – дип сүзен йомгаклады Сүрия Әзгать кызы.
Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният эшлеклесе, филология фәннәре докторы Фоат Галимуллин XIX гасыр азагы XX гасыр башында татар әдәбияты үсешендә Гаяз Исхакыйның роле турында сөйләп узды.
– XX гасыр башы әдәбиятында Исхакыйга урын булмады. И. Нуруллинның «XX йөз башы татар әдәбияты»н кыйммәтле әсәр дип зурладылар. Әмма ул үз хезмәтеннән канәгать түгел иде, чөнки анда Исхакыйның урыны юк иде. Ә бит ул аның генераторы, нигез салучы, сәяси юнәлеш бирүчесе булган... Без Исхакый исемен бөтенләй белмәдек. Безгә ул революцион кеше буларак кына билгеле иде.
Шушы көннәрдә генә әлеге мөхтәрәм кунагыбыз Фоат ага үзенең 85 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Яуширмә мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Лилия Фәсхетдинова аны барысы исеменнән дә матур юбилее белән котлап, изге теләкләрен җиткерде.
Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе, филология фәннәре докторы Хатыйп Миңнегулов гаилә сәбәпләре аркасында бу юлы конференциягә килә алмаган иде. Әмма олпат шәхесебез безне видео элемтә аша сәламләп, эчтәлекле чыгышын тәкъдим итте.
Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, совет, татар язучысы, шагыйрь Ләбиб Лерон залдагыларга «Исхакыйның кайтуы» дигән шигырьне укып рухландырды. «Гаяз Исхакый татар язучылары әсәрләрендә» дип исемләнгән чыгышында ул татар шагыйрьләренең дә Исхакыйның кайтуында зур өлеш кертүләрен ассызыклады.
Шулай ук күрше Башкортостан республикасыннан килгән кунагыбыз – Уфа фән һәм технология университетының Стәрлетамак филиалының татар һәм чуваш филологиясе кафедрасы мөдире Илсур Мансуров «Эмиграция елларында Гаяз Исхакый» дип исемләнгән доклад белән чыгыш ясады. Ә Г. Ибраһимов исемендәге фәннәр академиясенең тел, әдәбият, сәнгать институтының текстология бүлеге фәнни хезмәткәре Фәния Фәйзуллина «Гаяз Исхакыйның кулъязма мирасы» дигән теманы яктыртты.
Үзебезнең ак калфаклы кызларыбыз чыгышыннан башка әлеге конференция дә тулы булмас кебек иде. Алар кабат үзләренең матур чыгышлары белән сөендерделәр. Рушания Закирова җитәкчелегендәге «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Чистай бүлеге Роза Туфитулованың «Язмыш җиле» романыннан өзек тәкъдим итте. Аларның чыгышы Казан кунакларының күңелләренә дә хуш килде. Зал көчле алкышларга күмелде.
Яуширмәгә килгәч, мәктәп музеен карамый китеп буламы инде! Аның җитәкчесе Лилия ханым Фәсхетдинова бөтен күңелен биреп музей әсбаплары белән таныштырып та чыкты.Үз авылының, үз милләтенең чын патриоты инде ул. Барысын да булдыра, вакытын да, җаен да таба. Зур рәхмәт аңа. Шулай ук авыл җирлеге башлыгы Лилия Гәрәевага, музей директоры Рәсимә Ибраһимовага, китапханә методисты Ләлә Зариповага, мәдәният йорты режиссеры Наилә Сибгатуллинага, музей хезмәткәре Гөлисә Яруллинага, мәктәп коллективына, барлык үзешчән артистларга, музей-тыюлык хезмәткәрләренә, катнашучыларга, булышучыларга фестиваль кунаклары исеменнән олы рәхмәтебезне белдерәбез.
Чистайлылар театр ярата
Конференциядән соң кунаклар янә Чистай каласына юл алды. «Укытучылар йорты» мемориаль музей залында «Ш.Х.Биктимеров исемендәге Казан театр көллияте (техникумы)» студентлары Г. Исхакый һәм Г.Камал әсәрләреннән миниатюралар тәкъдим иттеләр. «Бүләк өчен», «Алдым-бирдем», «Җәмгыять», «Ике гашыйк» күренешләрен бар дөньябызны онытып карадык. Көлдек тә, еладык та, уйландык та... Театр – ул тормыш, без аның актерлары дип юкка гына әйтмиләрдер... Бөек драматургларыбыз тормышның аянычлы һәм гыйбрәтле күренешләрен укучы күңелен кузгатырлык итеп җиткерә белгәннәр. Алар бүгенге көн тамашачысының күңеленә дә хуш килде. Залның тамашачылар белән тулы булуы янә бер кат сөендерде.
...Фестиваль өч көн дәвам итте. Аның кысаларында чистайлылар өстә әйтелгәннәрдән тыш, «Өмет« халык театр коллективы сәхнәләштергән М. Кәримнең «Җәяүле Мәхмүт», Г. Кариев исемендәге яшь тамашачылар Казан татар дәүләт театрының Гаяз Исхакыйның «Кәҗүл читек» спектакльләрен яратып карадылар. Залларның тулы булуы, көчле алкышлар нәкъ менә шуны сөйли дә инде! Чистайлылар театрга йөрергә ярата! Күңелдә шундый җылы тәэсирләр калды. Өлкәннәрнең, шул ук вакытта яшьләрнең дә күмәкләшеп театр турында сөйләшә-сөйләшә кайтуларын күрү бик күңелле булды, үзгә бер рәхәт хисләр уятты!
–Дустым Кадрия белән «Кәҗүл читек» спектаклен карап кайтабыз менә. Гыйбрәтле, тәрбияви пьеса, безгә бик ошады, – дип тәэсирләре белән уртаклашты Зөлфия Сәйдәшева.
Яуширмәдә конференция барышында авыл җирлеге башлыгы Лилия Гәрәева «хәзер юлларыбыз яхшы, тагын килүегезне көтеп калабыз» дигән иде. Аңа өстәп минем дә «чистайлылар театр ярата, ешрак килегез» диясем килә. Бөек шәхесләребезне күңелләребездә бүген дә яшәтү, тарихны барлап тору, үткәннәрнең сулышын тою өчен мондый чаралар, театрлар бик кирәк!
Гөлсинә Сорутдинова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев