«Рок Берега» фестивален оештыручылар әзерлек эшләре турында сөйләделәр
8 августта Чистайда дүртенче тапкыр «Рок-берега» фестивале үтәчәк. 10 коллектив, 8 сәгать тере тавыш, илнең төрле төбәкләреннән меңнәрчә тамашачылар, онлайн-трансляция, шәһәр буйлап экскурсия – болар барысы да бушлай. Фестиваль туризмга ничек тәэсир ясый? Ни өчен аны ике көнгә сузарга ярамавы хакында һәм шәһәр хедлайнерлар өчен нәрсәсе белән шоу булуы хакында әлеге язмада укыгыз
Шәһәр кунакханәләрендә бер ай алдан урыннар юк иде
Моннан 4 ел элек үткән фестивальгә 5 мең кеше килгән булса, былтыргы фестивальдә, Эчке эшләр министрлыгы хәбәр иткәнчә, 12 мең кеше катнашты.
Оештыручылар быел бай программа төзегәннәр. Күңел ачу өчен Питердан «Последний пионер», Ярославльдән «Мамульки бенд» һәм барыбызга да таныш булган «Волга Волга» җавап бирәчәк. Классик рок өчен – «Дом кукол» һәм «Анимация». Константин Кулясов берничә тапкыр фестивальнең төп башкаручысы булган. Халык үзенең якташын ярата билгеле. Коллективның фанатлары бик күп, алар яраткан төркемнәре кая барса да, аның артыннан калмыйлар. Таган бер күңелле чыгышларның берсе – «Волга Волга» гитаристы Сергей Татарскийның сольный романтик проекты. Ул «Sir Yoga» (Сэр Йога) дип атала. Чистай коллективларыннан бу юлы «Фактор звуков» булачак.
Бәйрәмне оештыручылар булып «Волга Волга» төркеменең лидеры Антон Салакаев һәм «Big Twin Music» (Биг Твин Мьюзик) продюсерлык үзәгенә нигез салучы Григорий Корнилов булачак. Алар ел дәвамында фестивальләр, шулар исәбеннән уртакларны да, үткәрәләр.
– Безнең музыкаль коллективларыбыз күп. Татарстаннан, Казаннан гына түгел, бөтен республикадан, – дип сөйли Антон Салакаев. – Кайберләрен кире кагарга туры килә. Без Чистайда ике көн була алмыйбыз, чөнки бу шәһәр өчен авыр булачак. Фестиваль аның территориясеннән читтә кырда үтми бит, барлык кунакларны да кунакханәләргә урнаштырырга кирәк.
Чыннан да, Чистай кунакханәләрендә урыннар бер ай алдан юк иде инде. Күпләр Чистайда калырга да телиләрдер, әмма бер көн белән генә чикләнергә мәҗбүрләр. Шул исәптән музыкантлар да.
– Без сарафан радионың яхшы эшләвен беләбез, музыкантлар һәм артистлар арасында андый хәбәрләр ил буенча бик тиз тарала. Бездә Мәскәүдән, Санкт Петербургтан, Воронеждан һәм Кировтан да чыгыш ясарга телиләр. Барысы да яңа аудиториягә бик шат, – дип билгеләп үтә «Волга Волга» фронтмены.
Рок ярларны киңәйтә
Бәйрәм көндезге өчтә башланыр дип көтелә. Бу аңлы рәвештә эшләнде. Эш шунда ки, ул көнне шәһәр музейлары бушлай эшли, экскурсияләр оештырыла. Болар барысы да кунаклар Чистай тарихы белән якыннанрак таныша алсын өчен эшләнә. Концерт шулай ук бушлай .
– «Рок-берега» республикада без үткәргән бердәнбер фестиваль түгел. Июнь азагында, мәсәлән, беренче тапкыр Болгарда «Хранители» фестивален уздырдык. Хедлайнерда «Чиж и Ко», «Мельница» һәм башкалар булды, –дип сөйли Григорий Корнилов. – Без район башлыклары белән Татарстанда кече шәһәрләр туризмын үстерү концепциясе буенча аралашабыз.
– Музыкаль фестивальләр – болар тамашачылар, кунаклар һәм маркерлар өчен дә аңлашыла. Син кечкенә шәһәргә фестиваль алып килсәң, анда беркайчан да булмаган кешеләр, кунаклар җыела. Билгеле инде, алар иң элек яраткан төркемнәрен карарга килә, параллель рәвештә икътисади нәтиҗә дә була. Рестораннар, барлар, кафелар, кәсепчеләр – без аларга сәүдә нокталарына бушлай басарга рөхсәт итәбез.
Әгәр дә анда без хакимият белән бергә оештырган вакыйгалы туризм булмаса, бәлки бу кешеләр бирегә беркайчан да килмәсләр һәм әлеге шәһәрнең матурлыгын күрә алмаслар иде.
Оештыручыларның планнарында бишенче «Рок-берега» фестивален үткәрү. Ул азрак үзгәрер сыман. Билгеле булганча, Чистай эвакуацияләнгән шагыйрьләр һәм язучылар шәһәре. Башта быел ук театр тарихы белән музыканы берләштерү теләге бар иде. Совет язучылары әсәрләренә җыр, театр күренешләре алырга һәм фестиваль сәхнәсенә куярга дип уйлаган идек. Әмма техник яктан моны тормышка ашырып булмады.
– Бездә «Сдвиг» камера театры белән программа бар. – ди Антон Салакаев. – Без аны ике тапкыр күрсәттек, һәрвакыт аншлаг. Бу безнең акустикада авторлык җырларыбыз белән поэзиянең чиратлашып башкарылуы. Бәлки бу проектны киләсе елга алып килербез.
Оештыручылар ачыктан-ачык «Рок-берега»ның бик күп тамашачыны сыйдыра алмавын белдерәләр. «Хранители» кырда уза, ул тамашачылар мәйданын киңәйтергә мөмкинлек бирә. Киләсе елга анда икенче сәхнә дә төзеләчәк. Анда исә фестиваль ике көнгә озайтылачак. Ә менә Чистайда мондый мөмкинлекләр юк.
– «Рок-берега»да үзәк мәйданда чикләүләр бар, биредә Ленин һәйкәле тора бит, – дип сөйли Григорий Корнилов.– Иң күбе 20 мең кеше сыячак, алай булмаганда фестивальгә каядыр күчәргә кирәк булачак. Безнең алай эшлисе килми, чөнки андый очракта борынгы сәүдәгәрләр шәһәре мохитын саклап калып булмаячак.
«Мин үземнең беренче концертымны Чистайда күрдем»
Шулай килеп чыккан ки, ике төркем фронтменнары да Чистайда туып үскәннәр.

Антон Салакаев, «Волга Волга» төркеме лидеры, Чистайда туган, әмма башлангыч сыйныфларда ук әти-әнисе белән Казан шәһәренә күчеп киткән. Озак еллар әби-бабасы янына кайтып йөргән, яраткан урыннарын бүгенге хәтле сагынып яши.
– Вакыт булганда мин яраткан шәһәремә, балачагым үткән җирләргә кайтырга тырышам. Иң элек бу стадион. Ул вакытта мондый заманча түгел иде, аның агач коймасы аша малайлар белән футбол карарга керә идек. Сүз уңаеннан, үземнең беренче концертымны мин биредә күрдем. Ул «Земляне» иде. Ә стадион артында Камага карап торучы урын бар. Мин анда утырып кояш баеганны карарга ярата идем. Хәзер дә анда барып хозурланып кайтам. Әмма минем иң яраткан урыным көймәләр станциясе. Мин аны да бик җылы хатирәләр белән искә алам. Аңардан башка Чистайны күз алдына да китерә алмыйм. Без анда бабай белән балык тотарга бара идек.
«Камадагы шәһәр – бу чын тормыш мәктәбе»
Константин Кулясов Чистайдан өлкәнәйгәч китә. Үзенең коллективының популярлыгын саклап калу өчен биредә калырга ярамый, башкалага күчәргә кирәк була.

«Родина» – «Анимация»нең беренче бөтенроссия хиты – чын мәгънәсендә халык хитына әверелгән, чөнки ул теләсә кайсы провинциаль шәһәрдә тормышны төгәл тасвирлап бирә.
–Чистай – мине ничек бүген мин бар, шундый итеп үстергән шәһәр. Бу чын тормыш мәктәбе, шуның ярдәмендә мин күп нәрсәне үз кулларым белән ясый алам, – дип сөйли Константин Кулясов. – Бу бәләкәй шәһәр универсаль кеше булып үсү өчен мөмкинлек бирде. Мин бер үк вакытта сантехник та, столяр да, балта остасы да, ташчы да, музыкант та булдым... Башкача биредә тормыш итү мөмкин түгел.
Кама буендагы шәһәр федераль трассалардан еракта урнашкан. Элек коммуникацияләрне елга буйлап эшләткәннәр. Аннары яңа вакыт килде, әмма барлык яңа трассалар аны читләп үтә. Аллага шөкер, 2003 елда Кама аша күпер төзелде, – дип билгеләп үтә музыкант. – Мин күптән түгел урамнар буйлап йөрдем, монда үзгәрешләр шактый. Инфраструктураны көйлиләр, коммуникацияләрне үзгәртәләр, юллар ясыйлар, аны туристлар шәһәре ясыйлар. Мондый тыныч урыннар, берсүзсез, барлык илебездән туристларны җәлеп итәргә тиеш, – дип ышаныч белдерә төркем лидеры.
Константин Кулясовның Чистайда әнисе һәм энесе яши. Бөтен күңелен биреп һәм бар акчасын кертеп төзегән ике катлы йортын ул саткан инде. Әмма ул барыбер туган шәһәренә, кунаккамы яисә фестивальгәме, шатланып, канатланып кайта.
Олег Платонов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев