«Чистай очрашулары» III төбәкара фестиваль: лауреатлар, кунаклар һәм яңа формат
...
«Чистай очрашулары» автор җырлары фестивале «Булдырь-фест»ны һәм «Яшьтәш»тә уздырылган «Әдәби Чистай»ны мирас итеп алды һәм ахыр чиктә шәһәрнең үзендә уза башлады. Быел төп концерт өчен «Кама» яр буе каралды, бу мәйданчыкның үзәктә урнашуын исәпкә алсак, максатка ярашлы кебек тоелды, әмма андагы сәхнәнең торышы һәм тамашачылар урыннарының аз булуы концертның «Наречье» яр буенда узуына китерде һәм бу сәхнә сынатмады.
«Чистай очрашулары»на быел җәен бәхет елмайды – һава торышын гына алыйк. 11 июльдә, нәкъ Чистай өстендә кояш балкып торган, Чулман ялтырап торган һәм кичке һавада көй агылган вакытта, жюри рәисе – шагыйрә, җырчы Татьяна Винокурова миңа аның туган ягында – Тверь шәһәрендә давыл котырган һәм урамнарны су баскан видеоны күрсәтте. Безгә давыл икенче көнне генә килеп җитте.
Мин Татьянадан:
– Автор җырын ничек бәяләргә? Иң мөһиме нәрсә? Нәрсәгә игътибар итәргә? – дип сорадым.
Ул:
– Конкурсларга даими йөрүчеләр теләсә нинди автор җыры конкурсы жюри фикере генә икәнен аңлый. Беренче чиратта без шигъри сүзнең өстенлек итүенә игътибар итәбез. Рус автор җыры әдәби һәм без аның музыка һәм тавыш ярдәмендә сакчыл, назлы итеп бизәлүен, кешелеклелек, җылылык, ихласлык алып килүен күзәтәбез, – дип сөйләде.
Башкару сәнгатенең бу төренә шактый яшьләр кушылырга омтыла икән. Татьяна моны үз күзләре белән күрә:
– Мин, нигездә, үзәк Россиядәге фестивальләрдә булам һәм кайчакта автор җыры юкка чыга дип әйтсәләр дә, мин ел саен үткәрелә торган «Журавлиная родина», «Четыре четверти» балалар-яшүсмерләр конкурсларын искә төшерәм, аларда ике йөздән, хәтта өч йөздән артык бала катнаша! Бер атнадан мин Юрий Визбор истәлегенә Селигерда «Распахнутые ветра» балалар-яшүсмерләр конкурсына барам һәм анда йөздән дә ким булмаган кеше катнашачак.
Әмма хәтта автор җыры кебек рухи мохиттә дә үз тирәсенә фикердәшләрен җыя торган якты кешеләр аз калды, – дип билгеләп үтте Татьяна Винокурова. Чистайда андый кеше бар. Таһир Мөхәммәтов – олы хөрмәткә лаек шәхес, андыйлар һәр шәһәрдә һәм төбәктә дә булмый. Саклагыз аны, яратыгыз, кадерләгез.
Таһир Габдулла улы Мөхәммәтов – автор-башкаручы, өченче ел рәттән уздырыла торган «Чистай очрашулары»н оештыручыларның берсе генә түгел, ә фестивальнең башлангычларында да торган кеше! Ул үзе дә концертта чыгыш ясаган Чистайның «Июльское утро» бард-бэндын (аның составында шулай ук Анастасия Шурыгина һәм Лариса Лихачева) туплаган. Таһир Мөхәммәтов фестивальне оештыруда Владимир Иванович һәм Антон Владимирович Зайцевлар, Виталий Валерьевич Подъячевның иганә ярдәмен билгеләп үтте. Таһир Габдулла улы жюри әгъзаларын чакыра һәм, бөтен Россия буйлап автор җырлары слетларына чыгып, «Чистай очрашулары» географиясен даими киңәйтә. «Обнинская нота»да ул быел беренче тапкыр Татарстанга һәм Чистайга килгән мәскәүлеләр Мария Смолова һәм Павел Четверин белән танышкан. Зур елга аларны шулкадәр сокландырган, фестивальне ачканда алар елгалар турында берьюлы өч җыр башкардылар! Җырлар авторы һәм башкаручысы Екатерина Романова безгә Чиләбедән килгән. Белоруссиядән, Оренбург өлкәсеннән һәм бөтен Идел буеннан кунаклар бар.
«Чистай очрашулары»ның тагын бер оештыручысы – Чистай дәүләт тарихи-архитектура һәм әдәби музей-тыюлыгы. Аның директоры Светлана Анатольевна Скучаева хезмәттәшлекнең ничек башлануы турында сөйләде:
– Узган ел Таһир Мөхәммәтов безгә мөрәҗәгать иткәч, без рәхәтләнеп экскурсия программасын үткәрдек. Быел Чистай кунакларны үзебезнең матур һәм кунакчыл сәүдәгәр утарында – музей-күргәзмә үзәгендә каршы алырга мөмкин дигән карарга килдек. Экскурсиядән соң күп кенә кунаклар шәһәрнең аларны гаҗәпләндерүен билгеләп үттеләр. Күбесе безнең шәһәрне беренче тапкыр күргән, аның шәһәр-музей булуына сокланган. Бу багланыш дәвам итәр дип ышанам, чөнки шул рәвешле без шәһәргә талантлы кешеләрне күбрәк җәлеп итә алабыз.
Татьяна Винокурованың сүзләрен раслагандай, Борис Пастернак, Марина Цветаева, Иосиф Бродский, Роберт Бернс, Чили шагыйрәсе Габриэла Мистраль, Кытай шагыйре шигырьләренә җырлар яңгырады. Әмма, әлбәттә, аларныкына гына түгел! «Фестивальнең өмете» дигән махсус бүләк белән унбер яшьлек Даша Савченко бүләкләнде, ул авылда язгы кич турында җылы шигырен укыды. «Шагыйрь» номинациясендә Яр Чаллыда яшәүче Роза Гобәйдуллина лауреат булды, ул чыгышы белән элек Чистай районына кергән Ленино (Түбән Никиткино) авылыннан булуын сөйләде.
– Уналты яшемнән бирле анда булганым юк. Чистайга килгәч, һәрвакыт бала чагымны искә төшерәм, – диде Роза Гобәйдуллина һәм балачак турында «Счастье взахлеб» дигән шигырен укыды.
«Автор» номинациясендә Павлово-на-Оке шәһәреннән Александр Шарыгин лауреат булды. «Музыка авторы» номинациясендә лауреат – Уфадан Павел Алексеев. Җырны иң яхшы башкарган өчен махсус бүләкне Казаннан Мария Ткачева алды. «Дуэтлар һәм ансамбльләр» номинациясендә Яр Чаллыдан Лариса һәм Андрей Даниловлар дуэты һәм Чистайның «Июльское утро» бард-бэнды лауреатлар булдылар. Ә 2026 елда «Чистай очрашулары» өченче төбәкара автор җыры фестиваленең гран-при лауреаты дип Казаннан Сергей Антонов аталды.
Ялтадан килгән Татьяна Вохмина – автор җырлары фестивалендә гадәти булмаган кунак. Ул – җырчы түгел, ә музыкант, мультиинструментальче, аның репертуарында күбесенчә бард түгел, ә классик музыка, ләкин еш кына ул бардлар белән чыгыш ясый. Мин аңардан ничә уен коралында уйнавын сорадым. Һәм мондый җавапны ишетергә әзер түгел идем:
– Соңгы тапкыр өч ел элек санаганда җитмеш иде. Әмма алар миндә даими рәвештә арта бара. Тынлы уен коралларында гына түгел, мин хәзер арфада да уйныйм.
Татьяна этник уен коралларын яратуын белдерде:
- Алар күп кешеләргә ниндидер гипнотик йогынты ясый. Мин кулыма этник уен коралын алганда, үзем дә ниндидер транска керәм, мин алар белән түгел, ә алар минем белән идарә итә дип әйтергә мөмкин.
Моннан тыш, Татьяна Вохмина яңа коралларны үзләштерүне психик сәламәтлек күзлегеннән дә карый:
- Ниндидер яңалыкны үзләштерәсең яңа нейрон бәйләнешләре барлыкка килә. Музыкантларда Альцгеймер авыруы булмый диярлек дип юкка гына әйтмиләр. Мин хәтта институтны тәмамлаганда да музыкантларның нейрон бәйләнешләре турында диплом эше яздым.
Әмма баш мие сәламәтлегенә музыка тыңлау гына да ярдәм итәме икән?
– Музыка тыңлау кешенең баш миенә һәм кәефенә уңай йогынты ясый, мин моны музыка терапевты буларак беләм, – дип раслады Татьяна. – Бард җыры, автор җыры бу мәгънәдә хәтта классиканы да узып китә.
Бу фикер фестивальне ачканда Чистай башлыгы урынбасары Михаил Иванович Ксенофонтов әйткән фикер белән кызыклы рәвештә туры килде:
– Бард җыры күңелне тынычландыра...
Тыныч күңел халәте белән мин «Наречье» яр буенда автор җырларын һәм музыкаль композицияләрне тыңладым, зур елгабызга сокландым, кояш баюын карадым һәм Чистайның энтузиаст кешеләре белән бик бәхетле булуы турында уйладым.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев