Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Үз проблемаларыгыз белән чикләнмәгез

Икенче тапкыр күрү буенча инвалид яшьләр слеты узды.

Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең җирле бүлеге рәисе Рифкать Гардиев сүзләренә караганда, шундый форумнар күрү буенча сукыр булган яшьләр арасында элемтә урнаштыруга, аларның үзара аралашуына ярдәм итә. Мөгаен, аларның кайберләренә активлылык, инициативалылык җитми, әмма кызлар һәм егетләр үз авырулары проблемалары белән чикләнмәскә, әйләнә-тирәдәгедән качмас­ка тиешләр. Шул ук вакытта алар арасында яшьләр төркеме лидеры Светлана Миңнекиева кебек активлар да бар.
"Балкыш" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге җитәкчесе Светлана Сәхапова теләкләре булган сукырларның аерым бер төркеме "Росинка" социаль-тернәкләндерү бүлегендә ял итә алалар дип белдерде. Сүз уңаенда, слет та нәкъ менә шунда узды. Шулай ук биредә мөмкинлек булуга карап аларга клуб, түгәрәк эшчәнлекләре оештыру өчен үз мәйданнарын да тәкъдим итәләр. Делегатларның социаль яклау идарәсе белгечләренә (аерым алганда, тернәкләндерү үзәкләренә, санаторийләргә юлламалар бирү тәртибе турында), халык мәшгульлеге үзәгенә сораулары күп булды. Күрү буенча инвалидлар эш урыны алуга исәп тота алу-алмаулары турында белештеләр. Һәр мөрәҗәгатькә төгәл җавап бирелде. Бу көнне форумда катнашучылар алдында яшьләр эшләре буенча бүлек хезмәткәрләре чыгыш ясадылар, алар сукырларны хезмәттәшлек итәргә чакырдылар.
Очрашуга Казаннан республиканың күрү буенча инвалид яшьләренең җәмәгать оешмасы җитәкчесе Евгений Казанцев җитәкчелегендә делегатлар да килде. Кунаклар слет эшендә актив катнаштылар. Чистайдагы яшьтәшләре белән бергә алар махсус стена газетасы чыгаруда эшләделәр, "түгәрәк өстәл" артында утырыш оештырдылар. Ә дипломлы психолог Екатерина Краснова социаль-психологик тренинглар уздырды, аның төп максаты оялчанлыгыңны җиңеп аралашырга өйрәнү, сөйләшүгә кушылып китү һәм анда актив катнашу. Һәркем өчен бу аеруча әһәмиятле, ә күрү буенча инвалидлар өчен бигрәк тә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев