Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Тәртип сагында торалар

Агымдагы ел нәтиҗәләре буенча иң яхшы ирекле халык дружинникларын бүләкләделәр. 20дән артык оешма һәм уку йортлары хезмәткәрләре Рәхмәт хатлары, акчалата сертификатлар алдылар.

Хакимият залында буш вакытларында полиция хезмәткәрләре белән бергә җәмәгать тәртибен саклаучылар җыелды. Кичке вакытта, эштән соң, рейдка чыгарга теләүчеләр күп түгелдер, мөгаен, әмма якташларын тәртип бозучылардан саклау өчен вакытны кызганмаска да була. Муниципаль районның ирекле халык дружиналары штабы начальнигы Михаил Ксенофонтов әйтүенчә, барлык кизү торулар гадел бүленгән. Мәсәлән, җәмәгать тәртибен саклауга һәр кеше елга бер тапкыр чыга. Ирекле халык дружиналары әгъзалары 18 сәгатьтән 21 сәгатькә кадәр сишәмбе, чәршәмбе, пәнҗешәмбе һәм җомга көннәрендә кизүгә чыгалар.

Патрульлек иткән вакытта дружинниклар зәңгәр жилет кияләр, җиңнәрендә кызыл тасма була, үзләре белән таныклык йөртәләр.

– Һәр кеше балаларының һәм якыннарының урамда курыкмыйча йөрүен тели. Бу безне һәм якыннарыбызны өстәмә яклау чарасы булып тора. Хокук саклау органнарына ярдәм итеп, без хокук бозуларга юл куймаска булышабыз, – дип саныйлар дружинниклар.

Хәзерге вакытта Наталья Сидорова командалык иткән халык дружинасы штатында 637 кеше исәпләнә: алар барысы да – оешмалар һәм уку йортлары хезмәткәрләре. Алар арасында яшьләр генә түгел, ә өлкән яшьтәге кешеләр дә бар. Әмма иң мөһиме – яшь түгел, ә дружинникларның һәрберсенең битараф булмаган, актив тормыш позицияле, принципиаль, гадел, нык физик сәламәтлеккә ия генә түгел, ә күндерә, кирәк чакта тиз һәм тәвәккәл эш итә белә торган кеше булуы.

Ноябрь статистикасына күз салсак, Чистай районында 42 халык дружинасы булдырылган. Ирекле халык дружиналары отряды командиры хәбәр иткәнчә, барысы да административ һәм җинаять хокук бозулар булу-булмауга тикшерү уза. Иң җаваплы дружинник лар кыйммәтле бүләкләр алалар. Актив гражданлык позициясе өчен аларга җәмәгать тәртибен саклау буенча полиция начальнигы урынбасары, полиция подполковнигы Василий Кузьмин рәхмәт белдерде.

– Ирекле халык дружиналары әгъзалары быел 313 административ хокук бозу очрагын ачыклауда катнашты. Алар шулай ук массакүләм чаралар үткәргәндә җәмәгать тәртибен саклауны тәэмин итәләр. Форсаттан файдаланып, полиция бүлеге начальнигы Олег Денисов һәм шәхсән үз исемемнән актив гражданлык позициягез, хокук тәртибен ныгытуга саллы өлеш кертүегез өчен сезгә рәхмәт белдерәм, – диде Василий Ильич.

Ирекле халык дружинниклары шәһәр һәм район халкының иминлегенә һәм тынычлыгына зур өлеш кертәләр. Полиция һәм хакимият хезмәткәрләре белән уртак эш дәвам итә.

 

 

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев