«Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проектының «Хезмәт җитештерүчәнлеге» федераль проекты Татарстанда сизелерлек нәтиҗәләр күрсәтә
Инициативага республикадагы 405 оешма кушылган инде. Алар уртача алганда җитештерүне 35 процентка арттырган, ә бердәм икътисади нәтиҗә 20 млн сум булган. 2030 елга проектка тагын 157 предприятиене җәлеп итү планлаштырыла. Бу турыда Татарстанның Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы хәбәр итә.
Проектның төп үзенчәлеге – Татарстанның Региональ компетенцияләр үзәгенең квалификацияле белгечләреннән адреслы ярдәм. Белгечләр әзер карарлар бирми, ә предприятие хезмәткәрләрен хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру коралларына өйрәтә һәм компаниянең эш төркеме белән бергә сайланган участокта югалтуларны ачыклый. Лин-технологияләр ярдәмендә бу югалтулар эзлекле рәвештә бетерелә. Шул ук вакытта агымдагы эштән сизелерлек аерма юк: белгеч предприятие процессларына команда белән параллель рәвештә керешә.
Реаль казаныш мисаллары проект методологиясенең җитештерү процессларын ничек трансформацияләвен күрсәтә. Әйтик, «ЗМТ‑ГРУПП» заводы еврокублар чыгаруны өч тапкырга арттырган. «Расплав» тутыкмый торган корыч савыт-саба җитештерүче мантый пешерү савытлары җитештерүне оптимальләштергән -эшләп чыгару 27 процентка арткан.
Предприятиенең проектта катнашу вакыты уртача 5-6 ай тәшкил итә. Төп күрсәткечләр сыйфатында процессның вакытын һәм эшләп чыгаруны файдаланалар, бу үсеш резервларын объектив бәяләргә һәм нәтиҗәне теркәргә мөмкинлек бирә.
Проектта икътисадның чимал булмаган тармаклары предприятиесе катнаша ала: эшкәртү производствосы, авыл хуҗалыгы, төзелеш, транспортировкалау һәм саклау, туризм, торак-коммуналь хуҗалык. Моның өчен кайбер критерийларга туры килергә кирәк:
- Еллык керем – 400 млн сумнан булырга тиеш (НДСны исәпкә алмыйча): туризм оешмалары өчен – 180 млн сумнан;
- Устав капиталында чит инвесторлары өлеше 50 проценттан артык булмаска тиеш.
Катнашу өчен гаризаны производительность.рф ИТ-платформасында тапшырырга була.
Нет комментариев