2026 елгы чакырылыш аерылып торачак
Җәмгыять

2026 елгы чакырылыш аерылып торачак

Хәрби комиссар ел әйләнәсе хезмәт итү, цифрлы исәпкә алу һәм махсус юнәлештәге роталар турында

2026 елгы чакырылыш кампаниясе турында без Чистай һәм Яңа Чишмә районнарының хәрби комиссары, майор Сергей Коцын белән әңгәмә корабыз.

 

Фото: майор Сергей Коцын
Фото: майор Сергей Коцын 

 

– Сергей Сергеевич, быел хәрби хезмәткә чакырылуның үзенчәлекләре нәрсәдә?

– 2026 елгы чакырылыш аерылып торачак: беренче тапкыр чаралар ел әйләнәсе уздырыла, ә хәрби хезмәткә чакырылучыларны исәпкә алу һәм алар белән хезмәттәшлек тулысынча диярлек цифрлы форматка күчерелде.

Хәзер гражданнар ел дәвамында медицина тикшерүе һәм һөнәри психологик сайлап алу узарга мөмкин. Күрсәтелгән яңалык хәрби хезмәткә чакыру пунктына йөкләнешне тигез итеп бүләргә һәм гражданнарны хәрби хезмәткә чакыру сыйфатын сизелерлек күтәрергә, ә хәрби хезмәткә чакырылучыларга армия сафына басар алдыннан барлык кирәкле чараларны тыныч үтәргә мөмкинлек бирде.

 

– Хәрби исәпкә алу реестрын кулланып, хәрби хезмәткә чакыру ничек уза һәм бу хәрби хезмәткә чакырылучыларга нинди өстенлекләр бирә?

– Әйе, чыннан да, чакыру хәзер хәрби исәп реестрын кулланып уза. Чакыру кәгазе хәрби хезмәткә алынучыга язма рәвештә җибәрелә һәм гомуми кулланышта булган реестрда электрон рәвештә кабатлана, ә хәбәрнамә «Дәүләт хезмәтләре»ндәге шәхси кабинетка җибәрелә. Системаның мөһим өстенлеге шунда, ул кичектерүләрне актив рәвештә бирергә мөмкинлек бирә: студентлар, ике һәм аннан да күбрәк бала аталары һәм IT-белгечләр турындагы мәгълүмат автомат рәвештә яңартыла. Әгәр чакыру турындагы карардан соң аны гамәлдән чыгару өчен нигезләр барлыкка килсә (мәсәлән, сәламәтлек белән проблемалар яки ике һәм аннан да күбрәк бала туу), гражданин бу хакта хәрби комиссариатка хәбәр итә ала.

Шуны да билгеләп үтәсем килә, чакырылыш буенча хәрби хезмәт узучы хәрби хезмәткәрләр Донецк һәм Луганск Халык Республикаларында, Херсон һәм Запорожье өлкәләрендә, шулай ук Украина территориясендә махсус хәрби операция бурычларын үтәү өчен җибәрелмәячәк.

 

– Армия сафына алынучылар алдан ук хәрби учет белгечлеге алырга мөмкиннәрме?

– Әйе, мөмкиннәр. Хәрби хезмәткә чакырылучыларны укыту ДОСААФ белем бирү оешмаларында гамәлгә ашырыла. Анда «С», «Е», «Д» категорияле машина йөртүчеләрне, (МТ-ЛБ) чылбырлы йөзүче трактор механик-йөртүчеләрен, шулай ук кече медицина персоналын әзерлиләр. Әзерлек федераль бюджет хисабына башкарыла. Моннан тыш, хәрби хезмәткә чакырылучылар машина йөртү таныклыгы алган өчен дәүләт пошлинасын түләүдән азат ителә, ә хәрби учет белгечлекләре буенча әзерлек барышында юл һәм яшәү, шулай ук командировка чыгымнары компенсацияләнергә тиеш.

 

– Спорт һәм фәнни роталар бар дип ишеттем. Хәрби хезмәткә алынучыларга анда эләгү өчен нинди таләпләр куела?

– Соңгы вакытта яшьләр арасында спорт белән актив шөгыльләнүчеләр күп. Мондый хәрби хезмәткә чакырылучыларның спорт ротасына эләгү мөмкинлеге бар. Ләкин бу очраклы рәвештә яки яхшы физик форма өчен генә ала торган бүлекчә түгел. Мондый роталар спортның олимпия төрләре буенча Россия җыелма командалары спортчылары өчен булдырылган, бу алар күнегүләрне дәвам итсеннәр һәм нәтиҗәләрне күтәрсеннәр өчен эшләнә. Кабул итү өчен Россия җыелма командасына кандидат булырга һәм Спорт министрлыгы тарафыннан Саклану министрлыгына юллана торган исемлеккә кертелергә кирәк.

Ә фәнни роталарга фәнни эшкә һәвәс, хезмәткә яраклы һәм профиль буенча югары белемле, Саклану министрлыгы мәнфәгатьләрендә тиешле фәнни тикшеренүләргә ия булган иң талантлы ир-егетләрне сайлап алалар.

Билгеләп үтелгән һәм башка мәсьәләләр буенча тулырак мәгълүматны РФ Саклану министрлыгы сайтында «Главная» – «Служба» – «Служба по призыву» – «Военкоматы» бүлегендә табарга мөмкин.

 

– Әңгәмәгез өчен рәхмәт!


Нет комментариев