Татарстанда бала туганда пособие бирүне тизләтергә телиләр. Карарны ун эш көне урынына бер көн эчендә кабул итәчәкләр. Бу хакта республиканың Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында хәбәр иттеләр
Үзгәрешләр авыл җирендә яшәүче хатын-кызларга бер тапкыр бирелә торган түләүләргә кагыла. Документ инде ришвәтчелеккә каршы экспертиза уза.
Шул ук вакытта карар кабул итү срогы, кирәкле документлар алынып җитмәгән очракта, 10 эш көненә озайтылырга мөмкин.
Моннан тыш, «Дәүләт хезмәтләре» аша гаризаны вакытлыча чикләүләре булган кешеләр бирә алмаячак. Алар өчен электрон формат кулланылмаячак.
Чыганак: Вечерняя Казань
Нет комментариев