Чистайда Кызыл Ялан авылының 100 еллыгына багышланган күргәзмә ачылды
Мәдәният

Чистайда Кызыл Ялан авылының 100 еллыгына багышланган күргәзмә ачылды

Анда пленэр-симпозиум вакытында язылган картиналар тәкъдим ителде

Ислам үзәгендә Кызыл Ялан авылының 100 еллыгына багышланган яңа сәнгать күргәзмәсе ачылды. Ул шушы торак пунктта үткән «Туган авылым» («Родная деревня») бишкөнлек пленэр-симпозиумның йомгаклау чарасы булды.

 

Фото: Күргәзмәдә 20дән артык картина тәкъдим ителгән
Фото: Күргәзмәдә 20дән артык картина тәкъдим ителгән

 

Пленэрда Казан, Яшел Үзән, Алабуга, Түбән Кама, Яр Чаллы, Әлмәт, Лениногорск, Биектау һәм Чистай рәссамнары катнашты. Аларның иҗат җимешләре – егермедән артык картина Ислам үзәгендә узган күргәзмәдә тәкъдим ителде. Күргәзмәне оештыручылар – Татарстанның рәссамнар берлеге һәм Чистай мөхтәсибәте.

Тантана ачылыр алдыннан Чистай районы имам-мөхтәсибе Мөхәммәд хәзрәт Кыямов һәм «Әнәс» мәчете имам-хатыйбы Әбүбәкр хәзрәт Азизов Коръән укып, дога кылдылар.

Фото: Чара дога кылудан башланды
Фото: Чара дога кылудан башланды

 

 

–Безнең пленэрлар беренче тапкыр гына узмый инде. Минем уйлавымча, без матурлыкны күрсәтергә тиешбез. Динебез дә гыйбадәтләр аша гына түгел, башка өстәмә инструментлар аша да күрсәтелергә тиеш. Шуларның берсе сәнгать әсәрләре. Без шундый чараларны тагын да үткәрәчәкбез, чөнки алар безнең рухыбызны күтәрә! – дип җылы сүзләр белән чыгыш ясады Мөхәммәд хәзрәт Кыямов.

 

Муниципаль районның мәдәният бүлеге начальнигы Наталья Япаева симпозиумны оештыручыларга һәм катнашучыларга Рәхмәт хатлары тапшырды. Аны оештыручыларның берсе, ТР халык рәссамы Мөдәррис Минһаҗев үзенең тәэсирләре белән уртаклашты.

 

–Без биш көн буе Кызыл Яланда армый-талмый эшләдек. Шундый кыска гына вакыт эчендә төрле пландагы эшләрнең тулы бер галереясен оештырырга мөмкин булуына ышануы да авыр. Авылның рәхәт һәм җылы мохиты безнең хәтерләрдә мәңге сакланачак. Һәрбер йорт үзенчә матур һәм үзенчәлекле.

 

Татарстан рәссамнар берлеге исеменнән Мөдәррис Мөхәммәтҗан улы мөхтәсибәт вәкилләренә һәм әлеге вакыйгага кагылышлы барлык кешегә Рәхмәт хатлары тапшырды. Башкарган хезмәтләре һәм бай тарихи мирасыбызны саклауга керткән саллы өлешләре өчен барлык катнашучыларга һәм оештыручыларга Татар Талкышы авыл җирлеге башлыгы Мәгъзүм Вәлиев та рәхмәт сүзләре җиткерде.

Әлеге иҗади очрашуда Кызыл Ялан авылында туып-үскән Әхәт Хафизов туган авылының тарихы турындагы китапларны тәкъдим итте, киләчәккә планнар турында сөйләп үтте.

Кунаклар өчен музыкаль чыгышлар да яңгырады.


Нет комментариев