Документларны хәзер 1 ноябрьгә кадәр тапшырырга мөмкин
«Ел инженеры» VII Республика конкурсына гаризалар бирү срогы күчерелде: 10 октябрь урынына документлар 1 ноябрьгә кадәр кабул ителә. Бу хакта ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Белемнәрен һәм күнекмәләрен югары уку йортлары студентлары һәм укытучылары, шулай ук сәнәгать предприятиеләре хезмәткәрләре тикшерә ала.
Конкурс өч яшь категориясендә уза:
*«Булачак инженерлар»
*«Яшьлек, уңыш, перспектива»
«Тәҗрибә, казанышлар, компетентлык».
Ул үз эченә 12 тармак номинациясен ала.
Гаризаны 1 ноябрьгә кадәр инженергодарт.рф сайтында җибәрергә яисә ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының эш башкару һәм контроль бүлегенә илтеп бирергә мөмкин (Казан, Островский ур., 4нче йорт).
Тулырак мәгълүмат белән министрлыкның рәсми сайтында танышырга мөмкин.
Чыганак: Татар-информ
Нет комментариев