Ремонтланган юлларны тантаналы шартларда ачтылар
Татар Баганалысы авылында юлларны төзекләндерү эшләре төгәлләнде. Барлыгы 7,6 километр юл ремонтланган, участокта 2,5 километрга сузылган асфальт салынган. Авыл юлы һәм мәктәп ишегалдыннан тыш, асфальт авыл җирлеге, клуб, фельдшер-акушерлык пункты, мәчет һәм зират янында түшәлгән. Башка юллар асфальт валчыклары белән ныгытылган.
Әлеге эшләр «СМП-Нефтегаз» предприятиесе көче белән башкарылган. Төзекләндерү эшләрен авыл халкы бик озак көтеп алды. Бу вакыйга хөрмәтенә авылда тантаналы чара үткәрелде. Анда муниципаль район башлыгы Дмитрий Иванов, Татар Баганалысы авыл җирлеге башлыгы Рәфис Җаббаров, шулай ук «СМП-Нефтегаз» вәкилләре катнашты.
Тантана барышында Дмитрий Иванов юлчыларга намуслы хезмәтләре өчен олы рәхмәт сүзләре җиткерде һәм район башлыгының Мактау грамоталарын «СМП-Нефтегаз» компаниясе җитәкчесе Рияз Комаровка, эшчеләр: Сергей Николаевка. Фәрхәт Фәлаховка, Руслан Фәхретдиновка тапшырды. Предприятие эшчеләре Марат Хафизов, Хөсәен Фазуллин һәм Данис Хисамиев Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Татар Баганалысы авыл җирлеге башлыгы Рәфис Җаббаров барлык авыл халкы исеменнән юлчыларга башкарган хезмәтләре өчен олы рәхмәт сүзләре җиткерде.
Авыл халкы юлларны төзекләндерү халыкның тормыш сыйфатын яхшыртуга һәм Татар Баганалысы авылы урамнарында иминлекне көчәйтүгә ярдәм итүен билгеләп үтте.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев