...
Кайбер федераль программаларны финанслау күләме кимүгә карамастан, Татарстанда республика программалары тулы күләмдә сакланачак. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Министрлар Кабинетының республиканың социаль-икътисади үсешен фаразлауның төп параметрларына багышланган утырышында белдерде.
«Авырлыкларга карамастан, безнең күрсәткечләр начар түгел. Сез федераль бюджет буенча җитди кыскартулар барганын күрәсез. Без әлегә кыскартмыйбыз, барлык республика программаларын планлаштырдык. Әгәр без нәтиҗәле эшләсәк, болар барысы да булачак», – дип белдерде Миңнеханов.
Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, республика икътисадындагы вәзгыять макроикътисади һәм геосәяси вәзгыятькә бәйле булачак һәм барысы да яхшы якка да, начар якка да үзгәрергә мөмкин.
Чыганак: Татар-информ
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев