Җәмгыять

Татарстан Рәисе дәүләт хезмәткәрләре эшендә ясалма фәһемнең мөһимлеген белдерде

...

Татарстан дәүләт хезмәткәрләре ясалма фәһемне актив үзләштерә, чөнки бу һәр эшнең мөһим элементына әверелә бара. Бу хакта студентлар белән очрашуда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белдерде.

«Мин моңа җитди карыйм, чөнки дөнья бу юнәлештә алга китте. Бездә тулы бер укыту программасы бар: без үзебезнең барлык хезмәткәрләребезне ясалма фәһем белән эшли белсеннәр өчен әлеге программа аша үткәрәбез», – дип сөйләде ул.

Рөстәм Миңнеханов үзе дә ясалма фәһем белән эшләүне актив үзләштерә һәм бу уңайдан лекцияләр тыңлый.

Чыганак: Татар-информ

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Нет комментариев