Чистай районының икътисад бүлегендә  – яңа җитәкче
Җәмгыять

Чистай районының икътисад бүлегендә – яңа җитәкче

Муниципалитетның оператив киңәшмәсендә район башлыгы Дмитрий Иванов башкарма комитетта икътисад бүлегенең яңа начальнигын тәкъдим итте

1 сентябрьдән  әлеге вазифага  Рамил Фәргать улы Садыйков билгеләнде

 

Безнең белешмә:

Рамил Фәргать улы  Садыйков, 1985 елның 9 декабрендә  Марий-Эл республикасы, Волжск шәһәрендә туган.

Төбәк финанс-икътисад  институтын ( бухгалтерлык учеты, анализ һәм аудит, икътисадчы белгечлеге буенча) тәмамлаган.

Яңа вазифага билгеләнгәнче Татарстан Республикасы буенча  12нче Федераль салым хезмәте  Районара  инспекциясенең  2нче камераль тикшерүләр бүлегендә  дәүләт салым инспекторы  булып эшләгән.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Нет комментариев