Янгын куркынычсызлыгы инспекторлары балаларга тормыш өчен бик мөһим булган кагыйдәләрне искә төшерделәр
Чистай районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм кисәтү эшләре бүлеге хезмәткәрләре шәһәр мәктәпләре укучылары өчен ачык дәресләр уздырдылар. Әлеге чаралар җәйге каникуллардан соң үзеңне имин тоту күнекмәләрен кабатлау кысаларында оештырылды.
Дәресләр гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда укучыларда ныклы гамәлләр күнекмәләрен формалаштыруга юнәлдерелгән. Биредә аерым игътибар эвакуациягә әзерлек һәм ашыгыч хезмәтләр белән дөрес хезмәттәшлеккә бирелде.
Янгын куркынычсызлыгы инспекторлары балаларга ут һәм көнкүреш электр приборларын куллану кагыйдәләрен искә төшерделәр, төтен чыкканда гамәлләр алгоритмын өйрәнделәр, шулай ук уку йортларыннан эвакуацияләү схемасын кабатладылар. Моңардан тыш, укучылар күңелләрендә коткаручыларның бердәм чакыру номерларын – «101» һәм «112» не искә төшерделәр.
–Җәйге ял вакытында балаларда уяулык кими, шуңа күрә менә шундый профилактик очрашулар кирәкле күнекмәләрне тиз арада булдырырга ярдәм итә, – дип ачыклык кертә бүлекнең өлкән инспекторы Илнур Гайнуллин.
Дәресләрнең төп максаты – үсеп килүче буынның иминлек дәрәҗәсен күтәрү, куркыныч янаганда һәм куркыныч хәлләр килеп чыкканда дөрес хәрәкәт итәргә өйрәтү һәм ашыгыч хезмәтләрнең телефоннарын яшьләрнең хәтерләрендә беркетеп калдыру.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев