Һава торышы

Бүген Татарстанда яңгыр һәм +19 градуска кадәр җылы булыр дип көтелә

...

ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, бүген, пәнҗешәмбе көнне, Татарстанда алмашынучан болытлы һава көтелә, урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явачак.

 

Җил көнчыгыштан һәм төньяк-көнчыгыштан секундына 5-10 метр тизлек белән исәчәк.

 

Көндез температура +14...+19 градуска кадәр булачак.

Чыганак: Татар-информ

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Нет комментариев