Җәмгыять

Ноябрьдә татарстанлыларны иң кыска эш атнасы көтә

2026 елның ноябрендә татарстанлыларны елның иң кыска эш атнасы көтә. Атнага биш көн эшләүчеләр өч кенә көн эшкә чыгарга тиеш булачаклар, өстәвенә шуның ике көне кыскартылган булачак

Татарстан халкы 2, 3 һәм 5 ноябрь көннәрендә эшкә чыгачак. 3 ноябрьдә эш көне бер сәгатькә кыска булачак, чөнки ул 4 ноябрьдә билгеләп үтелә торган Халыклар бердәмлеге көне алдыннан киләчәк.

 

6 ноябрьдә билгеләп үтелә торган Татарстан Республикасы Конституциясе көне алдыннан 5 ноябрь эш көне дә бер сәгатькә кыскартылачак. 7 һәм 8 ноябрь – шимбә һәм якшәмбе – шул рәвешле ял көннәре булачак.

 

Шулай итеп, татарстанлыларга эш көннәре булырга мөмкин булган биш календарь көннең бары тик өчесендә генә эшләргә туры киләчәк.

Чыганак: Вечерняя Казань

 


Нет комментариев