Һава торышы

Бүген Татарстанда +11 градуска кадәр җылыта

5 октябрьдә Татарстанда һава температурасының +11 градуска кадәр күтәрелүе көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсендә хәбәр иттеләр

Бүген республикада явым-төшемнәрсез аязучан болытлы һава көтелә.

 

Төньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр тизлектә искән җил урыны белән 16 метрга кадәр көчәергә мөмкин.

 

Салкын төннән соң (-3 градус) Татарстанда һава +6..+11 градуска кадәр җылыначак.

Чыганак: Татар-информ

 

 


Нет комментариев