Бу җәяүлене машина йөртүчеләр өчен күренерлек итә һәм авария куркынычын киметә
2026 елның беренче алты аенда Чистай һәм район юлларында җәяүлеләр катнашында 9 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән. Аларның берсендә кеше һәлак булган, калганнарында зыян күрүчеләр бар. Еш кына юл-транспорт вакыйгаларында җәяүлеләр үзләре гаепле була. Бу хакта Чистай районы буенча Дәүләт автоинспекциясе бүлегендә сөйләделәр.
Дәүләт автоинспекциясе бүлеге җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Илнар Шәмсетдинов юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да кагыйдәләрне үтәргә һәм үзара әдәпле булырга өндәде.
– Җәяүлеләргә юлны бары тик җәяүлеләр кичүләреннән машина йөртүчеләрнең аларны үткәреп җибәрүләренә инангач кына чыгарга кирәк. Тәүлекнең караңгы вакытында һәм күз күреме җитәрлек булмаган шартларда киемдәге яктылыкны кире кайтара торган элементларны кулланырга кирәк – бу җәяүлене машина йөртүчеләр өчен күренерлек итә һәм авария куркынычын киметә, – дип ассызыклады Илнар Шәмсетдинов.
Машина йөртүчеләргә, үз чиратында, җәяүлеләр кичүләре алдыннан тизлекне киметергә, юлга чыккан җәяүлеләрне үткәрергә, мәктәпләр, балалар бакчалары һәм җәмәгать транспорты тукталышлары янында аеруча сак булырга кирәк.
– Юлда иминлек һәрберебезгә бәйле. Бары тик үзара хөрмәт һәм кагыйдәләрне катгый үтәү генә һәлакәтләр санын киметергә ярдәм итәчәк, – дип билгеләде Дәүләт автоинспекциясе бүлеге башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы.
Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә, юлларда игътибарлы һәм җаваплы булырга чакыра.
Нет комментариев