Норматив баштан ук санала һәм кышкы салкын чорга – сентябрьдән алып апрельгә кадәр (тулысынча кертеп) 8 тигез өлешкә бүленә
Җылылык сезоны башлану белән күпфатирлы йортларда яшәүчеләрдә традицион рәвештә, көзен килгән беренче квитанцияләргә күз салгач, җылылык өчен түләүләр турында сораулар туа. Әлеге уңайдан муниципалитетта аңлатма бирделәр.
Җылылык өчен түләү ничек санала?
РФ Торак кодексы нигезендә, җылылык өчен түләү кулланылган җылылык күләменнән тора. Ул гомумйорттагы исәпкә алу приборы (исәпләгече) күрсәткечләре буенча, йортта исәпләгеч булмаган очракта норматив буенча исәпләнә.
Җылылыкны ай азагында гына бирсәләр дә, түләүне ни өчен норматив буенча саныйлар?
Гомумйорт счетчиклары булмаган йортларда җылылык өчен түләүләр ТР Торак-коммуналь хуҗалыгы, төзелеш һәм архитектура министрлыгы раслаган норматив буенча исәпләнә.
Шунысын белергә кирәк: әлеге норматив баштан ук билгеләп куела һәм кышкы чорга сентябрьдән алып апрельгә кадәр (тулысынча кертеп) 8 тигез өлешкә бүленә. Әлеге бәя билгеләнгән, ул йортның ничә катлы булуын, төзелү елын исәпкә ала, җылылыкны кайчан җибәрү яисә туктатуның билгеле вакытына бәйле түгел.
Димәк, исәпләгечләрсез йортларда норматив буенча түләү закон буенча 8 ай дәвамында теркәлгән өлешләр белән исәпләнә (сентябрьдән алып апрель тулысы белән кертеп), җылылык сезоны нәкъ менә кайсы числодан башланганы һәм тәмамланганы мөһим түгел.
«Гаилә бюджетыгызны планлаштырганда яисә коммуналь хезмәтләрне түләгәндә бу мәгълүматны истә тотыгыз», – дип чистайлыларга мөрәҗәгать иттеләр муниципалитетта.
Нет комментариев