...
Хөрмәтле укытучылар, мәгариф хезмәткәрләре, Чистай районының педагогика хезмәте ветераннары! Укытучы көне уңаеннан кайнар котлауларны кабул итегез!
Әлеге бәйрәм – сезнең игелекле хезмәтегезгә, сабырлыгыгызга, зирәклегегезгә олы хөрмәт белдерү ул. Сез укучыларыгызга белем биреп кенә калмыйсыз, аларда дөньяга караш формалаштырасыз, илебезнең киләчәк гражданнарын тәрбиялисез, балаларыбызга тормышта үз юлларын табарга ярдәм итәсез. Бу көндә сезнең һәркайсыгызга һөнәрегезгә тугры булганыгыз, күңел юмартлыгыгыз һәм укучыларыгызны үз балаларыгыздай яратуыгыз өчен олы хөрмәт сүзләре җиткерәсе килә. Сезнең җиңел булмаган, әмма мактаулы хезмәтегезгә без бик рәхмәтле.
Аерым рәхмәт сүзләре – традицияләргә нигез салган, яшь коллегалары өчен маяк булган педагогика ветераннарына. Укучыларына бар күңелен биргән, ирешкәннәрдә генә туктап калмыйча, белем бирүнең яңа алымнарын эзләүче олы йөрәкле укытучылар алдында баш иям.
Барыгызга да ныклы сәламәтлек, көч-дәрт, талантлы һәм рәхмәтле укучылар, коллегаларыгызның һәм якыннарыгызның кадер- хөрмәтен тоеп яшәвегезне телим. Хезмәтегез нәтиҗәсе сезгә көн дә шатлыклар гына китерсен, ә укучыларыгыз туган җиребезне һәм республикабызны данласыннар. Сезнең энергиягез һәм киләчәккә ышанычыгыз кимемәсен! Бәйрәм белән, хөрмәтле укытучылар!
Дмитрий Иванов, Чистай муниципаль районы башлыгы.
Нет комментариев