Укытучы һөнәре иң җаваплы, иң авыр, әмма иң мактаулы һәм иң саваплы һөнәрләрнен берсе.
Пәйгамбәребез дә үзенең бер хәдисендә: «Кырмыскалар ояларында, балыклар суда, фәрештәләр күктә мәрхәмәтле укытучыларга дога укып торырлар», – дигән. Шушы игелекле һөнәрне башкаручыларга Аллаһы Тәгалә сабырлык та, зирәк акыл да, ижади сәләт тә, иман байлыгы да биргән.
Балачак хыялына тугрылык
Язмам герое Гүзәл Рафик кызы Мирсияпова Кызыл Ялан авылында туып үскән. Бүгенге көндә ул Татар Талкышы гомуми белем бирү мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты дәресләреннән белем бирә.
Ул яшь буында туган җиребезгә, туган телебезгә мәхәббәт тәрбияли. Туган телебез, Тукаебыз теле буыннарны бәйләп торучы чылбыр бит ул безнең. Туган телебезне саклау, үстерү, аны киләчәк буыннарга җиткерү – укытучыларның һәм, билгеле инде, барыбызның да уртак бурычы.
...Гүзәл кечкенәдән үк укытучы булырга хыялланган. Апасының үкчәле түфлиләрен киеп терт-терт баскалап, үзеннән кечерәк яшьтәге балаларны жыеп «дәресләр биргән». Ниндидер журналга билгеләр куя торган булган. Мәктәптә укыганда ук хикәяләр язган, беренче шигырьләре дөнья күргән. Апасы Казан дәүләт педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты факультетына укырга кергәч, Гүзәлдә укытучы булу теләге тагын да артып киткән...
Максатчан, тырыш кыз, билгеле инде, үзенең хыялын тормышка ашыра. Мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт университетының филология факультетына укырга керә. Яратып, тырышып укый, балачак хыялына тугры булып кала. Бар гомерен яраткан хезмәтенә багышлый. Беренче октябрьдә аның гомуми эш стажына 41, ә педагогия өлкәсендәге стажына 40 ел булды. Менә шушы еллар дәвамында ул туган телебезнең сагында: укучыларына туган телебезнең матурлыгын аңлата, туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләүдә бар көчен куеп, җиң сызганып эшли.
Укытучы һөнәрен сайлауда беренче укытучысы, Дания Мөэминова, Татар Талкышы мәктәбенең татар теле укытучылары: таләпчән Фирдәвес Кадыйрова, сыйныф җитәчесе Гөлия Җаббароваларның йогынтылары зур булган. Ул зуррак сыйныфларда аларга багышлап матур шигырьләр дә язган. Аларның нәселләрендә дә укытучылар шактый. Сугыштан әйләнеп кайтмый яу кырларында шаһит киткән бабасының ике энесе дә балаларга белем биргән.
Мөгаллимлек белән иҗат янәшә
Татар Талкышы мәктәбендә бер ел лаборант булып эшләгәч, авылыбыз мәктәбендә башлангычларны укыта Гүзәл Рафик кызы. 1991-2006 елларда Кызыл Ялан авылының 9 еллык мәктәп коллективында татар теле һәм әдәбияты укытырга насыйп була. Ул шигырьләр язуын дәвам итә. Авылыбыз мәктәбенең 30 еллыгына багышлаган кичәнең инсценировкасын да үзе язган. Мәктәптә «Каурый каләм» түгәрәге дә алып барган. Укытучылар парадында катнашып «Мин йөрәгемне балаларга бирәм» дигән китабын чыгарган. Хезмәтен мәктәп директоры Айрат Абдулла улы Әхмәтов бик югары бәяләгән. Аның үтенечен тыңлап декреттан да сигез айлык баласын калдырып эшкә чыккан ул.
Зур тәҗрибәгә ия булган әлеге укытучы турында бик күп язарга була. Бүгенге көндә ул башлангычларга озайтылган дәрескә дә керә.
Төрле конкурсларда, олимпиадаларда укучылар белән үзе дә катнаша. Әдәби марафонда 30 сезоннан 35 сезонга кадәр, биш ел буе җиңүче дипломы алган. Фәнни-гамәли конференцияләрдә, халыкара онлайн конкурсларда катнаша, укучыларны әзерли һәм призлы урыннар яулый. Халыкара конкурслар лауреаты Базарбай Бикчәнтәев иҗат иткән «Кызыл Ялан» җырының сүзләрен дә ул язды. Сүз уңаеннан, Гүзәл үзе дә бик матур җырлый. «Җирдә тынычлык булсын» дип аталган Әфган сугышында катнашкан якташлар турында фәнни эзләнү эшен дә язган ул. Авыл имамы Әкрәм хәзрәт үтенече белән олы яшьтәге авылдашлардан сорашып, күп мәгълүматлар җыеп мәчеткә тапшырган. «Авылыбыз тарихы» китабында алар барысы да урын алганнар.
Тәҗрибәле, олы хөрмәткә лаек укытучы Гүзәл Рафик кызы ничәмә буын укучылар чыгарган. Алар арасында аның юлыннан китеп, мөгәллимлек эшен сайлаучылар да аз түгел. Алабуга (КФУ филиалы) татар филологиясе факультетын тәмамлап аспирантурада укыган авылыбыз кызы Лилия Мирсияпова да аның укучысы. Шунда ук белем алган Венера Гыймадиеваның да беренче укытучысы булган. Күп кенә конкурсларда икешәр номинациядә призлы урыннар алган, Рауза апасы белән уртак иҗат җимеше булган Диана Исмәгыйлева да КФУның татар теле һәм әдәбияты факультетына укырга кергән.
Туганлык җепләре ныклы кулларда
Гүзәлнең Илдус исемле авылыбыз егете белән тормыш корып бергә яши башлауларына да июль аенда 33 ел булган инде. Илдус та 14 ел буе мәктәп машинасында балалар йөртте. Алар ике ул тәрбияләп үстерделәр. Беренче уллары Инсаф янгын сүндерү бүлегендә инспектор, икенчесе Илгиз судья ярдәмчесе булып эшли. Илгиз спорт белән шөгыльләнә, чаңгы ярышларында призлы урыннарны яулый.
Аллаһы Тәгалә аларның тормышларын бизәп, сөеп туймас игезәк оныклар бүләк итте. Өйләренә нур сибеп торучы 86 яшьлек әниләре Бәрия апа балалары һәм оныклары хозурында бәхетле картлык кичерә.
Мирсияповлар авылыбызда көнне-төнгә ялгап эшләүче гаиләләренең берсе ул. Үз кырларын эшкәртеп мул уңышлар җыеп алалар. Терлек-туар тоталар, ит-сөт җитештерәләр. Ике яктан да туганнары белән аралашып, кайтканда хөрмәт белән каршы алып, кунак итеп, озатып калалар. Туганлык җепләрен нык саклый алар. Гүзәл авыру улы булган, шулай ук Татар Талкышында татар теле һәм әдәбияты укыткан Рауза апасына да ярдәм итеп яши.
Абыйсы һәм апасы белән чиратлашып, ун ел буе авыру әти-әниләрен карап соңгы юлга озаттылар. Хәзер дә төп нигезне кадерләп, саклап торалар, әти-әниләре рухына багышлап, анда Коръән ашлары үткәрәләр. Йорт-җирләрен карап, төзәтеп торалар.Тәрәзә төпләрендә гөлләре үсеп утыра.
Күптән түгел генә тормышларында бик истәлекле вакыйга булды. Гүзәлнең 44 ел күрешмәгән Камчаткада яшәүче икетуган апасының улы очрашу оештырды. Ул үзе Австралиядә эшли икән. Казан ресторанында Питер, Казан, Чаллы, Чистай калаларыннан 60 тан артык кеше җыелыштылар. Болар барысы да Мәгъмүрә әбинең сугыш вакытында ятим калган алты баласының дәвамчылары. Катнаш никахлы гаиләләр, төрле дин кешеләре, ике айлык баласы белән килгән оныкчыгы да шушы гаиләләрнең бер-берсен сагынулары, туганлык җепләренең нык булуын аңлата. Мәңге онытылмаслык шушы очрашу кичәсен «Риваять» этно-төркеме катнашында Айваз Садриев алып барган.
Сугыш вакытында алты бала белән ялгыз калган әбиләре турындагы язма Бөек Җиңүнең 80 еллыгына чыгарылган китапта урын алган иде. Шушы язма өчен Гүзәл Рафик кызы Бөтендөнья татар конгрессы грамотасына лаек булды. Хезмәтенә күрә хөрмәте дигәндәй, ул тырыш, фидакарь хезмәте өчен муниципаль район башлыгы һәм Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгының Мактау грамоталары белән дә бүләкләнгән.
– Мин укучыларымның уңышларына сөенеп, аларны ихлас күңелемнән яратып, аларның да мине яратуларын, хөрмәт итүләрен тоеп яшим. Минем өчен бу – зур бәхет.Тормыш сынауларына бирешмичә, һәр туган көнгә риза булып яшәргә көч биргән Аллаһы Тәгаләмә рәхмәтлемен, – ди Гүзәл Мирсияпова.
Хөрмәтле авылдашым Гүзәл Рафик кызы! Сезне якынлашып килүче һөнәри бәйрәмегез – Укытучылар көне белән котлыйм. Сезгә сәламәтлек, гаилә бәхете, күңел тынычлыгы, яраткан хезмәтегездә тагын да зуррак уңышларга ирешүегезне, яңа үрләр яулавыгызны телим.
Зөлфия Садыйкова.
Кызыл Ялан авылы
Нет комментариев