Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мактаулы чистайлылар саны артты

Иртәгә бәйрәм тантанасында Чистай муниципаль районының яңа Мактаулы гражданинын билгеләп үтәчәкләр. Шундый исем политехник көллият директоры Наил Минабетдиновка бирелде.

- Сезнең өчен шундый статус нәрсә аңлата? - дип сорыйм мин Наил Әгъләм улыннан.
- Казанышларны билгеләп үтү һәрчак рухландыра, өмет өсти. Кешегә җылы сүз ишетүе дә рәхәт, ә монда мактаулы исем. Рәхмәт! Ул минем өчен бик кадерле.
- Ә шәһәребездә сезнең иң яраткан урыннарыгыз нинди?
- Әлбәттә, безнең көллияткә каршы торучы аллея өлеше (Редакциядән: әлеге чәчәк атучы бакча үзәк урамнарның берсен бизәп тора, көн саен шәһәрлеләр аңа сокланалар). Үз көчебез белән булдырган матурлык узып баручыларның күңелен назласын дип тырышабыз. Яр буен яратам, ул соңгы вакытта бик яхшы якка үзгәрде. Һәм, әлбәттә, туган Тукай урамын яратам, биредә миңа барысы да таныш, якын.
Әгәр син әлеге шәһәрдә яшисең икән, син аны үзең төзекләндерергә тиеш дип саныйм. Студентлар, укытучылар татар зиратын тәртипкә китерәләр, яннарыбызда булмаганнарны истә тоту исәннәрнең бурычы.
Наил Минабетдинов 23 ел стажы булган җитәкче дә (ә барлыгы башлангыч һөнәри белем системасында ул 35 ел), әти дә, икеләтә бабай да. Соңгы статусы белән ул аеруча горурлана. 2008 елда 102 нче һөнәри лицей базасында өч уку йортын кушу булды, политехник көллият барлыкка килде. Татарстанда ул үзенә актив, квалификацияле кадрлар, ә иң мөһиме студентларын, укытучыларын, җитештерү осталарын олимпиадаларга, техник иҗат конкурсларына, республика ярминкәләренә менә дигән әзерләүче исемен яулады... Юкка гына безнең көллияткә быел Кама Тамагы районында эшләп килүче ике филиалны кертмәделәр. Горурланырлык бит бу!
Чистай тормышын әлеге уку йортыннан башка күз алдына да китереп булмый. Менә шәһәр көнендә дә студентлар катнашачаклар. Шуның өстенә, булачак белгечләр конкурска иң тәмле, хуш исле калач пешерергә вәгъдә итәләр. «Җиңәчәкбез!» дип белдерә политехника көллияте директоры.
- Мономах шапкасы авырмы?
- Биш ел элек берләштерү барганда бик авыр иде, яшермим! Хәзер инде барысы да үз урынына кайтты. Коллективыбыз да тырыш, иҗади. Бәлки мин кырыс администратор һәм хуҗадыр, әмма һәрбер хезмәткәремне бәялим.

Наил Минабетдиновның югары исемнәре күп. Ул - Россиянең һөнәри техник белем бирү отличнигы, Илдә урта һәм башлангыч һөнәри белем бирүнең Мактаулы хезмәткәре, Татарстан мәктәбенең атказанган укытучысы. Һәм менә быел яңа исем...

Чистай муниципаль районының Мактаулы гражданины исемен хәзерге вакытта 27 кеше йөртә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев