Җәмгыять
Ломбардтан булдыра алганның барысын да алып чыкканнар
6 апрель төнендә шәһәр үзәгендә урнашкан ломбардтан булдыра алганның барысын да алып чыкканнар.
Караклар икенче катка үтеп кереп, пластик тәрәзәне «кысып», ломбард бүлмәсенә үтеп керәләр.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлегенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, җинаятьчеләрне берни дә куркыта алмаган: анда видеокүзәтү дә, сигнализация дә, каравыл да булмаган. Гомумән алганда, тыныч кына «эшләгәннәр». Барлык сейфларны ачканнар, аннан зур суммага товар урланган. Алып китәргә мөмкин булганның барысын да алып чыкканнар.
Оператив-эзләү чаралары алып барыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев