Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Күзне дә иркәли, тәмле дә!»

Якшәмбе көнне «Уразасыз бәйрәм юк! дигән итсез-майсыз ризыкларны конкурс-татып карау күп санда дини кешеләрне җыйды.

Башта Чистай Выселкасының «Изге Троица» чиркәвендә бәйрәм гыйбадәте үтте. Шуннан соң чиркәү әһелләре авыл Мәдәният йортына итсез-майсыз ризыкларның тәмен татып карарга бардылар.
Кунаклар өчен ХХ гасыр башында рус крестьяннарының йорт кирәк-яраклары күргәзмәсе әзерләгәннәр. Биредә теләүчеләр крестьяннарның көнкүреше, милли киемнәре, йорт кирәк-яраклары белән таныша алдылар. Конкурска Чистай һәм Түбән Кама архиепискобы Пармен да килгән иде. Ул итсез-майсыз ризыкларны изгеләндерде һәм ашау-эчүгә ризалык бирде.
- Христианнарга беренче чиратта үзләренең рухын кайгыртырга, аның сафлыгы өчен борчылырга кирәк. Моның өчен православие динен тотучыга ураза тотарга кирәк. Безгә җир-анабыз биргән үсемлек азыгы һәм догалар рухи яңаруда ярдәм итәргә сәләтле, - диде конкурсны ачканда изге архиерей.
Бу бәйрәм көнендә табыннар төрледән-төрле итсез-майсыз ризыклардан сыгылып торды. Ризык­ларны матур итеп бизәкләү һәм гадәти булмаганча тәкъдим итү кунакларда ашыйсы килү теләге уятты. Хуҗабикәләр итсез-майсыз ашлар, төрле кәтлитләр һәм пилмәннәр, боткалар, балыктан әзерләнгән ризыклар һәм күптөрле камыр ашлары белән сыйладылар. Конкурсантлар жюри хөкеменә үз ризыкларын тәкъдим итү өчен бөтен аш-су пешерү осталыкларын эшкә җиккәннәр.
- Хуҗабикәләр безне мул табын белән сөендерделәр. Күзне дә иркәли, тәмле дә, - дип билгеләп үтте архиерей.
Православиелеләр тәкъдим ителгән ризыкларны рәхәтләнеп ашап карадылар һәм аларны әзерләү рецептлары белән актив кызыксындылар.
Зинаида Якимованың фаршланган чуртан балыгы аерым игътибарны җәлеп итте. Моннан тыш, әлеге хатын-кыз хуш исле балык ашы һәм эченә гөмбә салынган беленнәр белән сыйлады.
- Кешеләр ит ашарга күнеккән һәм ризык итсез-майсыз булса, ул тәмле түгел дип уйлыйлар. Әмма бу фикер ялгыш. Күрегезче, нинди мул табыннар! Һәм ризыкларның барысы да итсез-майсыз әзерләнгән. Барысын да әзерләп була. Иң мөһиме бөтен күңелеңне бирергә кирәк, - ди Зинаида Владимировна.
Яшелчәләрдән әзерләнгән крем-аш рецепты белән Наталья Мельникова уртаклашты.
- Мин әзерләгән ризыкның рецепты гади. Аны әзерләү өчен өч төрле кәбестә, кишер, борыч, борчак, гөмбә кулландым, аларны пешердем. Шуннан соң барысын да бергә кушып, блендер белән издем. Табынга куяр алдыннан сохари салырга мөмкин, - ди конкурста катнашучы.
Ризыкларны ашап карап тавыш биргәннән соң, бирегә җыелганнар сәхнәләштерелгән музыкаль тамашага калдылар. Кунаклар алдында «Рябинушка», «Каруселька» балалар ансамбле, «Светелка» фольклор ансамбле, шулай ук «Сказ» халык театр студиясе чыгыш ясады. Алар бәйрәмчә атмосфера тудырдылар һәм бирегә килгәннәргә рухи азык бүләк иттеләр.
Концерт азагына якынлаша, ә хуҗабикәләр өчен иң дулкынландыргыч мизгел - конкурска йомгак ясау җитте. Җылы рәхмәт сүзләре белән Чис­тай һәм Түбән Кама архиепискобы Пармен чыкты. Ул елдан-ел катнашучылар санының арта һәм тәкъдим ителгән ризыкларның төрләнә баруын билгеләп үтте.
Тамашачыларның тавыш бирү нәтиҗәләре буенча конкурста Зинаида Якимова җиңүче булды. Икенче урынга Елена Симакова лаек булды. Конкурста өченче урынны Татьяна Моисеева яулады. Тамашачы мәхәббәте призы Людмила Плотниковага бирелде.
Хуҗабикәләр үзләренең аш-су пешерү осталыкларын исбат иттеләр. Алар тагын бер тапкыр итсез-майсыз ризыкларның тәмле һәм төрледән-төрле була алуын күрсәттеләр. Барлык катнашучылар һәм җиңүчеләр архиерей грамоталары һәм иконалары белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай Ураза