Җәйге каникуллар Татар Ялтаны авылы балалары өчен аеруча күңелле үтә. Ул балалар сабантуе дисеңме, балаларга төрледән-төрле конкурслар дисеңме - барысы да кызык һәм мавыктыргыч.
Июнь аенда үткән "Балачаклы Сабантуй" бәйрәме малайларның һәм кызларның күңеленә хуш килде. Алар йорттан-йортка кереп, авыл халкыннан бүләкләр җыйдылар, чөнки Сабантуйның үз йоласы - ул бүләк җыюдан башлана. Бүләк җыйганда балаларның оста итеп шигырь сөйләүләре, җырлаулары барысын да сокландырды. Малайлар һәм кызлар рәхмәт әйтеп бүләкләр дә, тәм-томнар да алдылар. Көннең яңгырлы булуына карамастан, төштән соң, болытларны ярып, ялтырап чыккан кояш балаларның кәефен күтәрде. Малайларны һәм кызларны бәйрәм белән котларга һәм аларга җылы теләкләрен җиткерергә авыл җирлеге башлыгы да килде. Матур итеп бизәлгән мәйданда сабантуй ярышлары: капчыкта, күкәй белән, сулы чиләкләр белән йөгерү, бүләк кисү һәм башка кызыклы уеннар үткәрелде. Балаларның җырлары, биюләре бәйрәмгә ямь өстәп торды. Аны үткәрүдә аппаратура белән ярдәм иткән балалар бакчасы хезмәткәрләренә, бирегә килгән өлкәннәргә, тамашачыларга рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә. Алар безне дәртләндереп тордылар. Шундый актив балалар булганда эшләве дә рәхәт, күңелле, бәйрәмнәрне дә үткәрергә җиңел.
Август башында үткәрелгән бәйрәм турында да берничә сүз әйтәсе килә. Ул кызлар өчен оештырылды һәм исеме дә «Ягез әле, кызлар!» иде. Конкурс биш номинациядә үтте.
«Татар Ялтаны гүзәле - 2017» исеменә Түбән Камадан кайткан кызыбыз Ралия Фәхретдинова лаек булды. Конкурста катнашкан кызларга кечкенә генә бүләкләр, грамоталар, чәчәкләр бирелде. Балаларга конкурста катнашу бик ошады. Аларның шат, елмаюлы йөзләрен күрү - үзе зур бәхет.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев